Агымдагы елның 11 аенда Татарстанда туристлар агымы 2013 ел күрсәткеченнән артып киткән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында “Туристлык елына нәтиҗә һәм яңа ел каникулларында чаралар” темасына багышланган брифингта Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде.
“2014 елның 11 аенда Татарстанда 2,3 млн турист һәм экскурсант булган. 2013 ел нәтиҗәләре буенча бу сумма гомумеллык күрсәткечтән югары. Ул вакытта республикада 2 млн 150 мең кеше булган. Кунакханә секторы тиз үсеш алды”, - диде ул.
Сергей Иванов сүзләренә караганда, агымдагы елның 9 аенда күрсәтелгән хезмәт күләме 8 млрд 360 млн сум тәшкил иткән, шул ук вакытта 2013 елгы гомумкүрсәткеч 8 млрд 300 млн сум тәшкил иткән.
Аерым объектларда булучылар саны буенча да күрсәткечләрнең яхшы булуы күзәтелә. Бүген журналистларга белдерүләренчә, 20 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Казан Кремле территориясендә экспозицияләрдә һәм мәдәни чараларда 1 млн 415 мең турист булган, узган ел – 1 млн 215 кеше.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.