Халыкара мөнәсәбәтләрнең халыкара дәүләт институтын – Россия ТЭМ Университетын тәмамлаучылар – югары квалификацияле һәм конкуренциягә сәләтле белгечләр Татарстанга да бик кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов МГИМО «татар клубы» – республикабыздан килеп укучы студентлар белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу югары уку йортында узды, анад МГИМО ректоры Анатолий Торкунов һәм Россия Фәннәр академиясе вице-президенты Талия Хәбриева катнашты.
МГИМО ректоры, очрашуны ачып билгеләп үткәнчә, Татарстан белән югары уку йорты арасындагы мөнәсәбәтләр элек-электән килә. А.Торкунов искә төшергәнчә, республика – Россиянең МГИМО белән белгечләр әзерләү турында килешү төзегән беренче регионы. «Татарстан җитәкчелеге ягыннан без һәрвакыт зур ярдәм күрсәтүне тоеп торабыз», - диде ректор.
«Татар клубы» студентлары, ректор сүзләренчә, МГИМО кысаларында актив бергәлек булып яши.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә: «Сезнең профильдәге белгечләргә ихтыяҗыбыз зур, һәм алар республикада бик кирәк, - дип мөрәҗәгать итте студентларга. – Безнең эре компанияләргә, дәүләт хакимияте системасына белемле, үз һөнәренең остасы булган белгечләр кирәк».
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика җитәкчелеге югары уку йортын тәмамлагач, нинди юл сайлауларына карамастан, студентлар белән элемтәне дәвам итәргә тели.
«Безнең гыйлемле, яхшы күнекмәләре булган кешеләребез булса, без теләсә нинди бурычларны да хәл итә алачакбыз. Һәм безгә югары квалификацияле белгечләр кирәк», - дип белдерде Татарстан Президенты.
Ул МГИМО ректорына очрашуны оештырган өчен һәм студентларга очрашуда катнашкан өчен рәхмәт белдерде. Шуннан соң студентларга кайбер презентацияләр уздырдылар. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов республиканың мәгълүмат-коммуникация инфраструктурасы турында, төзелеп килүче ИТ-шәһәрчек Иннополис турында сөйләде, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов республиканың икътисадый потенциалы хакында мәгълүмат бирде. «Алабуга» МИЗ гендиректоры Тимур Шаһивәлиев – ул да МГИМО тәмамлаган – махсус икътисадый зонага инвестицияләр җәлеп итү турында хәбәр итте.
Студентлар Татарстан Республикасы Президентыннан республика җитәкчелегенең башка регионнар белән ничек тәҗрибә уртаклашуы белән кызыксындылар. Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион регионнары ассоциациясенең эшчәнлеге турында сөйләде. Чит илләр белән мөнәсәбәтләрдә, ТР Президенты сүзләренчә, Татарстан өчен МГИМО тәмамлаучыларны көтеп кала .
«Безнең төп бурыч – талантлы һәм эш сөюче яшьләрне республикага җәлеп итү, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Белемле һәм конкуренциягә сәләтле кешеләр заманы, сезнең заман җитте».
Очрашу азагында МГИМО белән Казан дәүләт энергетика университы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.