Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш визиты кысаларында РФ Дәүләт Советы һәм РФ Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советының берләштерелгән утырышында катнаша.
РФ Дәүләт Советы һәм РФ Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советының дәүләт мәдәният сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган берләштерелгән утырышы Кремльдә Владимир Путин җитәкчелегендә узды.
Игътибар үзәгендә – иҗат мөстәкыйльлеге, тәрбияләү һәм белемне үстерү максатында Россия халыкларының материаль һәм материаль булмаган мәдәни мирасларын саклап калу, рус теле һәм милли телләрне, әдәбиятны үстерү, шәхес формалаштыру өчен уңай мәгълүмат шартларын булдыру мәсьәләләре.
Утырыш барышында Россия Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, үз Указы белән ул Дәүләт мәдәният сәясәте нигезләрен раслаган. Аның сүзләренчә, документта «мәдәниятка миссиягә, иҗтимагый иминлек һәм тарихи мираска, әхлакый идеалларга кебек мөнәсәбәт чагылдырылган».
Искәртик, «Дәүләт мәдәният сәясәте нигезләре» проектын Кремль администрациясе башлыгы Сергей Иванов җитәкчелегендәге эш төркеме башкарды. Документ гавами фикер алышуга май аенда чыгарылды, ә 2014 ел сентяберендә Россия Президентына тәкъдим ителде.