Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казаннан ерак түгел урнашкан Иннополис юлдаш шәһәре территориясендәге объектлар төзелешенең барышын тикшереп чыкты.
Беренче объект А.С.Попов ис. технопарк булды, анда Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче башка затлар беренче һәм икенча катларны, башка бүлмәләрне карап чыктылар. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, А.С.Попов ис. технопаркның беренче арендаторлары – «Ак Барс» банк һәм «Россия почтасы».
Аннары Татарстан Президенты Иннополис Университеты кампусында булды. Монда ул студентлар өчен билгеләнгән торак урыннарын бәяләп чыкты, аннары уку һәм торак биналарын тоташтыручы күчеш коридорын карады. Рөстәм Миңнехановка аудиторияләрне, уку һәм лаборатория кабинетларын, шулай ук ашханәне һәм кухня җайланмаларын күрсәттеләр.
Аннан соң Татарстан Республикасы Президенты яңа шәһәрнең торак кварталындагы бер катлы йортларның берсен карап чыкты. Монда Иннополис хезмәткәрләре һәм белгечләре яшәячәк (аренда торагы). Рөстәм Миңнеханов йорт җиһазлары һәм көнкүреш техникасы куелган, яшәү өчен әзер фатирларны да җентекләп карады.
Рөстәм Миңнеханов Иннополис объектлары төзелешен көндәлек режимда тикшереп торуны дәвам итәргә кушты.
Татарстан Президентын бу эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар озата йөрде.