Татарстанның Арча районында ябык түбәле “Арча-Арена” шугалагы ачылды

2014 елның 30 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты республиканың Арча муниципаль районында булды. Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре Арчада гражданнарны авария хәлендә тораклардан күчерү программасы буенча төзелгән 6 фатирлы 6 торак йортны караудан башланды.

Бу йорттагы торакның кв метры 28,5 мең сумга төшкән. Милекчеләр фатирның бер өлешен иске торакларын саткан акчаны түләгән, ә икенче өлешен 15 елга кадәр социаль ипотека буенча рәсмиләштергән.

Ике бүлмәле ике фатирдан һәм бер бүлмәле дүрт фатирдан торган яңа йортны төзүгә 7 млн сумнан артык акча киткән. Йортның гомум мәйданы 270 кв метр чамасы тәшкил итә.

Бүген Татарстан Президенты яңа йортка күчкән Илсур Мөхәммәтрәхимовлар гаиләсендә булды. Бу гаилә авария хәлендәге йортта яшәүче буларак яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегендә 2009 елның мартыннан бирле торган. Рөстәм Миңнеханов чәй табыны артында гаилә әгъзалары белән аралашты һәм, шатлык уртаклашып, аларга телевизор бүләк итте.

Аннары Татарстан Президенты район үзәгендә ябык түбәле ясалма бозлы шугалакны ачу тантанасында катнашты. “Арча-Арена” ике катлы бинада урнашкан, мәйданы - 4 мең кв метрдан артык. Фигуралы шуу һәм хоккей белән шөгыльләнә торган боз мәйданчыклары 58/28 м тәшкил итә. Арена төзелешенең гомуми бәясе - 209 млн сумнан артык. Бу максатка республика бюджетыннан 157,5 млн сум чамасы күчерелгән, калган акча - федераль бюджеттан.

“Арча-Арена” ачылышы тантанасында ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рафис Борһанов, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты. Татарстан Президенты анда чыгыш ясап, районда яшәүчеләрне Яңа ел белән котлады, Арчада төзелгән боз шугалагы Татарстанда 39 нчысы, дип билгеләп үтте. Хәзер Казанның Яңа Савин районында 40 нчы ябык түбәле шугалак төзелә. Яңа объект тагын да күбрәк яшьләр һәм балаларны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк, ә берничә елдан Арча районы яңа спортчылар һәм яңа казанышлар белән горурлана алачак, дип ышаныч баглады республика Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International