Матбугат конференциясендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов һәм театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә катнашты. “Безнең театр быел бик күп гастрольләрдә булды, яңа спектакльләр сәхнәләштерде, театраль чаралар уздырды. “Җәйнең бер көнендә” спектаклен аеруча да әйтеп үтәсе килә. Аның белән без 4 фестивальдә катнаштык, шул исәптән “Алтын битлек” фестивалендә дә. Татарстанның башка торак пунктларында 23 спектакль уйнадык, 6сын - авыл клубларында. Камал театры шәһәр тамашачысы белән генә чикләнеп калмый, авылларда да бик теләп чыгыш ясый”, - диде Ф. Бикчәнтәев.
ТР Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, музей өлкәсендә ирешкән уңышларның иң мөһиме буларак Бөек Ватан сугышына багышланган виртуаль музейның булдырылуын атады. 2015 елның май аенда әлеге музей тулысынча эшли башлаячак һәм һәрдаим тулыланып торачак. Әлеге виртуаль музей сайты тест режимында эшли.
Матбугат конференциясендә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, “Живой город” фонды директоры Инна Яркова, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, В. И. Качалов исемендәге Казан Рус зур драма
академия театрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры Александр Славутский, ТР Дәүләт симфоник оркестры җитәкчесе Александр Сладковский да катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.