Бу ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә бәйрәм чаралары уза, анда Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы турында сөйлиләр, Коръән укыйлар. Элек бу бәйрәм гаилә эчендә генә уздырыла иде, ә соңгы ун елда киң күләмдә оештырыла башлады.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.