Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда 2015 ел программасы буенча күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт башланды
2015 елның 10 гыйнвары, шимбә
2015 ел программалары формалашу турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, 2015 елда республикада “Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау”, “Мәгариф (мәктәпләр) объектларын капиталь ремонтлау”, “Балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау”, “Социаль билгеләнештәге объектларда җылылык белән тәэмин итүне (пар казаннары) ремонтлау”, “Авылларда урамнарны яктыртуны яңадан торгызу”, “Ветеринария хезмәте өчен биналар төзү һәм авыл хуҗалыгы идарәсе биналарын капиталь ремонтлау” һ.б. программалар гамәлгә ашырылачак.
Бүгенге көнгә өч республика программасы килешү уза – болар “Парк һәм скверлар”, “Су белән тәэмин итү”, “Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау”. Илдар Халиков икенче атнада барлык кирәкле килешү процедураларын уздыруны һәм бу программаларны гамәлгә кертүне башларга кушты.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 2015 елда 999 күп фатирлы йорт ремонтланачак. Программаны финанслауның күләме 4,7 млрд. сум тәшкил итә.
2015 елда 126 мәктәпне ремонтлау планлаштырылган, шул исәптән – 7 коррекцияләү мәктәбе, шулай ук 10 мәктәпкәчә оешмалар. Программаны финанслау 2,33 млрд. сум тәшкил итә.
Балалар сәламәтләндерү лагерьларын ремонтлауга килгәндә, 2015 елда 12 лагерьны ремонтлау, 3 яңа лагерь төзү планлаштырылган. Программаны финанслау күләме 104,85 млн. сум тәшкил итә.
Авылларда урамнарны яктыртуны яңадан торгызу программасы кысаларында 2015 елда 11702 яктырткыч урнаштыру планлаштырылган. Программада 45 муниципаль берәмлек катнаша. Финанслау күләме 225 млн. сум тәшкил итә.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз