Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү чаралары турында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук киңәшмәдә беренче вице-премьер Игорь Шувалов, вице-премьерлар Ольга Голодец һәм Аркадий Дворкович, финанслар министры Антон Силуанов һәм икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев катнаштылар.
РФ Кризиска каршы планы, Д.Медведев сүзләренчә, сәнәгать, агросәнәгать комплексы һәм инновацияләр үсешенә шартлар булдырырга тиеш. Планга, икътисадый вәзгыятькә карап, үзгәрешләр кертелеп торачак.
Шуңай бәйле рәвештә ул катнашучыларны федераль һәм региональ планнарга үзгәрешләр кертү өчен тәкъдимнәрен әзерләргә өндәде.
«Ахыр чиктә тотрыклы икътисадый үсешкә шартлар булдырырга кирәк», — дип ассызыклады Дмитрий Медведев.
«Система булдыручы предприятиеләрнең матавыксыз дәүләттән ярдәм алулары мөһим. Акча хәзер – алтын бәясенә. Без аны бирәбез икән, алучыга аны тиз җиткерергә кирәк», - дип әйтте Д.Медведев. Аның сүзләренчә, мондый процедураларга минималь башкару вакытын ике атна итеп билгеләргә кирәк.
Дмитрий Медведев регионнарны инвестицияләр үсешен тәэмин итү һәм яңа производстволар булдыру өчен салымнарны киметергә өндәде.
«Әлбәттә, агымдагы мәсьәләләр бар, регионнарда салымнарны киметү буенча инициативаларны туктатып тору теләге дә бардыр, һәм моңа аклану өчен сәбәпләр табу авыр түгел – региональ бюджетларны формалаштыру катлаулылыгы, социаль проблемалар, - дип белдерде Д.Медведев. – Шул ук вакытта, салымнарны киметеп, без инвестицияләр һәм яңа проектларга, димәк, киләчәктә салым базасын үстерүгә реаль стимуллар булдыруыбызны онытырга ярамый».
РФ Премьер-министры сүзләренчә, Россия компанияләре продукциясенең рубль курсы кимүе аркасында кайбер өлкәдә эчке һәм тышкы базарда конкурентлыкка сәләтлекләре артты. «Моны максималь рәвештә кулланырга кирәк – импортны алыштыру эффектын дәвам итәргә, ул хәзер кайбер секторларда сизелә: трубалар, күмер, корыч, азык-төлекның аерым төрләре», - дип белдерде Д.Медведев.
«Төп бурыч — реаль секторга ярдәм итү, аның үсешенә стимулны саклап калу», - дип өстәп әйтте РФ Хөкүмәте Рәисе.
Аның фикеренчә, кешеләр мәсьәләләр хәл ителгәнен күрергә тиешләр. Гражданнарга адреслы социаль ярдәм күрсәтү юнәлешен дәвам итәргә кирәк.
«Кризис планнары башкарылуның төп шарты – безнең икътисадый хисапларда гади кешеләр ихтыяҗларын онытырга хакыбыз юк, әлбәттә, кризис аларга инде бәрде, беренче чиратта рубль көчсезләнүе һәм азык-төлек инфляциясе аркасында. Кризис вакытында дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан өстәмә ярдәмгә мохтаҗлар турында уйларга кирәк. Ярдәм аңсыз булмасын, ул адреслы булырга тиеш», — дип әйтте Д.Медведев.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә ачык кризиска каршы чаралар тәкъдим итте. Ул шулай ук Дмитрий Медведев игътибарын ашламаларга бәяләр артуга җәлеп итте.
РФ Хөкүмәте Рәисе, Рөстәм Миңнеханов чыгышын шәрехләп, берничә мәсьәлә буенча монополиягә каршы хезмәткә йөкләмәләр бирелгәнлеген хәбәр итте.
«Базар ачык булуы аңлашыла, экспорт товарлары бар, шулай да, җитештерүчеләр илдәге вәзгыятьне истә тотарга тиешләр. Металлар һәм ашламаларга килгәндә, бу мәсьәлә белән шөгыльләнәчәкбез», - дип әйтте Д.Медведев.