Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Бүгенге вәзгыять шартларында гражданнарның барлык төп мәнфәгатьләрен кайгыртырга кирәк”
2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан башкарыла торган эшләрнең әһәмияте бүгенге катлаулы икътисади вәзгыять шартларында тагын да арта. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков министрлыкның киңәйтелгән коллегия утырышында белдерде.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2014 елдагы эшчәнлеге турында министр Эльмира Зарипова доклад ясады. Ул хәбәр иткәнчә, ТРда уртача айлык хезмәт хакы 2014 елның 11 аенда 10,1%ка арткан һәм 27 597,2 сум тәшкил иткән. Хезмәт хакы 2,7%ка арткан. Татарстан Республикасы Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакының күләме буенча алдынгы урында.
2015 елның 1 гыйнварына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә эшсезләр сыйфатында 15,2 мең кеше теркәлгән. Шуның белән бергә, Татарстанның хезмәт базарында бүгенгә 33 мең вакансия бар, яисә уртача бер эшсезгә икешәр вакансия, дип билгеләде министр.
Эльмира Зарипова сүзләренчә, министрлыкка кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыруга аеруча өстенлекле игътибар юнәлтергә кирәк булачак. Вакытлыча мәшгульлеккә, эштән азат ителү алдында торган затларның стажировкасына игътибар биреләчәк. Акча бүлеп бирү буенча федераль үзәк таләпләре шактый катгый, аларның игътибар үзәгендә – чит илләрдән кертелә торган товарлар урынына үзебезнекен булдыру белән шөгыльләнүче, чит ил эшче көчләрен безнекеләргә алмаштыру яклы булган предприятиеләр.
2014 елның 31 декабренә социаль яклау органнары аша социаль ярдәм алучылар саны 1,72 млн кеше тәшкил иткән, 2013 ел белән чагыштырганда 9%ка артык. Чыгымнарның күләме 14 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптән федераль бюджеттан – 3,929 млрд сум, республика бюджетынннан – 9,417млрд сум, муниципаль берәмлекләр бюджетыннан – 653,5 млн сум.
Илдар Халиков үзенең чыгышында 2014 нче елда тармак алдында торган төп бурычларның тулы күләмдә үтәлгәнен билгеләп узды.
“Кадрлар потенциалын саклап калу һәм хезмәт базарында тотрыксызлыкка юл куймау өчен, 2008-2009 нчы еллар кризисы барышында тупланган тәҗрибәне тулысынча кулланырга кирәк”, - дип белдерде ул.
Илдар Халиков сүзләренчә, министрлык республика предприятиеләренә һәм аларның хезмәткәрләренә ярдәм итү процессының инициаторы булырга тиеш. Кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча федераль үзәк белән уртак эшне дә җайга салырга кирәк.
Эш урыннарын арттыру мәсьәләсендә кече һәм урта бизнес төп юнәлеш булып кала. Соңгы елларда кече һәм урта бизнес тулай төбәк продуктының 25%ын били. Әмма иң катлаулы икътисади чорларда халык эшмәкәрлек мөмкинлекләренә игътибар бирә, дип билгеләде Илдар Халиков. Мәшгульлек органнарына ул, кешеләргә кече бизнесның әзер проектларын тәкъдим итәргә кушты.
Премьер-министр сүзләренчә, 2015 елның гыйнварында хезмәт хакы буенча түләнмәгән бурычның артуы борчу тудыра. “Хезмәт хакы түләү кичектерелгән һәр көн –ул гадәттән тыш хәл, бу мәсьәләдә принципиаль булуыгызны үтенәм”, - дип мөрәҗәгать итте ул прокуратура һәм контрольдә тотучы башка органнарга.
Хөкүмәт җитәкчесе катлаулы икътисади шартларда социаль ихтыяҗларга чыгымнарны арттыруга мөмкинлек булмавын ассызыклады. Әмма Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2015 елда барлык социаль проектларны саклап калу турында карар кабул ителде.
“Көндәлек бурычлар күп, әмма 2015 ел үзенчәлекле – ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү елы. Безнең төп бурычыбыз - ветераннарның үзләренә булган хөрмәт һәм игътибарны тоеп яшәве”, - дип искә төшерде Премьер-министр.
"Бүгенге вәзгыять шартларында Татарстан Республикасы халкының барлык төп мәнфәгатьләрен кайгыртырга кирәк”, - дип белдерде Илдар Халиков һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз