Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Соңгы елларда наркотикларга каршы көрәштә уңай динамика күзәтелүе шатландыра”
2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәте ТР буенча идарәсенең 2014 елгы эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм республикада вәзгыять киеренке һәм кайбер чараларны, шулай ук гамәлдәге законнарны үзгәртү буенча инициативаларны карауны таләп итә, дип белдерде.
“Соңгы елларда наркотикларга каршы көрәштә уңай динамика күзәтелүе шатландыра. Ирешелгән югары күрсәткечләрне саклау кыен, әмма сезнең идарә аны башкара ала. Наркомания белән интегүчеләр саны кимү күзәтелә, иң мөһиме наркотиклардан агуланучылар саны кимүен билгеләп үтәбез”, - диде Илдар Халиков бүген ведомствоның коллегиясендә чыгыш ясаган Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев докладыннан соң.
Фаяз Шабаев сүзләренә караганда, соңгы елларда републикада нарковәзгыять динамик рәвештә үзгәрә. Шулай итеп, наркобазар структурасында героин кулланудан синтетик наркотиклар һәм психоактив матдәләрнең яңа төре спайсларга күчү күзәтелә. 2014 елда Татарстанның барлык хокук саклау органнары тарафыннан 110 кг синтетик матдә алынган, бу 2013 ел белән чагышытырганда, 3 тапкыр күбрәк.
Ф.Шабаев мәгълүматларына караганда, соңгы өч елда Татарстанда гына да синтетик наркотикларның 80 нән артык яңа төре ачыкланган, узган ел идарә белгечләре элек Татарстан территориясендә булмаган 14 төрне ачыклаган.
“2014 елда Россия төбәкләре буенча спайслар белән агуланып үлү очраклары артты. Татарстан хокук саклау органнары уртак көч белән бу хәлне вакытында контрольгә алды һәм республикада үлемгә китерә торган матдәләрнең таралуына чик куйды”, - дип билгеләп үтте Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы. Аның сүзләренә караганда, “Наркотикларсыз тормыш” акциясе, наркотикларга каршы көрәш буенча нәтиҗәле чараларның берсе булган. Узган ел шул акция кысаларында наркополиция хезмәткәрләре 16 җинаятьчел төркем эшчәнлеген туктаткан, 50 синтетик матдә сатучыны тоткарлаган.
Узган ел Татарстан наркополиция хезмәктәрләре тарафыннан наркотиклар кертүче 23 канал ябылган. Тышкы янау очраклары белән бәйле рәвештә, Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәте наркотиклар кертелә торган дәүләтләрнең хокук саклау органнары белән туры элемтәләр булдырды. Федераль хезмәт Эквадор, Казакъстан, Таҗикстан белән элемтә турында уртак документлар имзаланды. Татарстанның наркотикларны контрольдә тоту идарәсе вәкилләре Дүшәнбедә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы утырышында катнашты. Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча идарәсе коллегиясендә белдерелгән мәгълүматларга караганда, республикада наркополиция хезмәткәрләре 3 җинаятьчел төркем эшчәнлеген туктатты. Узган ел идарә төркемләп кылынган 290 нан артык (2013 елда – 185) наркоҗинаятьне ачыклады, шуларның 134 е җинаятьчел төркем составында эшләнгән. Җинаятьчел наркотөркемнең 227 әгъзасы хөкем ителгән.
Докладчы белдергәнчә, 2014 елда наркотиклар контрабандасын ачыклау буенча эшләр 1,6 тапкыр яхшырган. Бу күрсәткечләргә Татарстан таможнясы, РФ Куркынычсызлык хезмәте идарәсе һәм чик контроле хезмәте ягыннан ярдәм булу нәтиҗәсендә ирешелгән. Уртак көчләр нәтиҗәсендә Таҗикстаннан героин кертүче 2 канал ябылган, 3 курьер-наркотик йотучы тоткарланган.
Эшчәнлекнең тагын бер юнәлеше интернет-киңлек белән эшләү. Шулай итеп, узган ел идарә наркотик сатучы 64 интернет-ресурсны ачыклаган, алар барысы да Роскомнадзор тарафыннан ябылган. Ачыкланган сайтларны һәм интернет-кибетләрне тикшерү вакытында 336 наркоҗинаять, 7 контрабанда факты һәм 12 млн сумлык сату факты ачыкланган. 110 кеше интернетта наркотиклар тарату белән бәйле җинаять өчен тоткарланган.
Татарстан Премьер-министры Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча идарәсе эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм республикада нарковәзгыять киеренке кала, дип белдерде. “Яшүсмерләр арасында наркотикларның яңа төрләре таралу җитди фактор”, - дип ассызыклады ул. Илдар Халиков сүзләренә караганда, бу проблеманы кисәтү буенча законга яңа матдәләрне тыелган наркотик матдәләр исемлегенә оператив кертү мөмкинлеге бирүче үзгәрешләр мөһим адым булган.
Республиканңы Премьер-министры фикеренчә, 2015 елда наркотик матдәләр сатудан кергән акчаларны ачыклау эшендә камилләшү мөмкинлеге бирүче закон инициативалары һәм интернет аша наркотик матдәләр таратуны ачыклау төп бурыч булып кала. “Яңа чаралар кабул иткән саен наркоҗинаять алардан качу өчен яңа ысуллар эзли. Шуңа күрә наркотиклар кертү һәм сатуның яңа формаларын оператив ачыклау һәм бетерү - төп бурычларның берсе”, - дип ассызыклады ул.
ТР Премьер-министры ведомствога көчләрне миграция процессларына юнәлтү зарурлыгын белдерде. “Кагыйдә буларак, чит ил гражданнары һәм наркокуркыныч төбәкләрдән килүчеләр җинаятьчел төркемнәр, контрабанда оештыру һәм наркотикларның эре партиясен кертү белән шөгыльләнә”, - дип белдерде ул.
Аның сүзләренә караганда, быел профилактик чараларга аерым игътибар бирү зарур, алар яңарту да таләп итәдер. “Соңгы өч елда республика бюджетыннан наркотикларга каршы чараларны гамәлгә кую һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту өчен 85 млн чамасы акча бүлеп бирелгән. Бу чараларның уңай нәтиҗә бирүе билгеләп үтелде. Кызганычка каршы, чараларның күбесе 5-10 ел элек үткәрелгәннәрдән аерылмый. Шуңа күрә 2015 ел программасы белгечләр, психолог, идарә хезмәткәрләре һәм ММЧ вәкилләре катнашында төзәтмәләр кертүне таләп итә. Безнең максат акча сарыф итү, профилактик һәм аңлату эшләре алып бару белән аерылып тору түгел. Мөгаен, наркотикларга каршы көрәш эшчәнлегенең нәтиҗәлерәк стандарт булмаган ысулларын кулланырга кирәктер”, - диде И.Халиков.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз