Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Түбән Камада шәһәрнең юбилеена әзерлек буенча киңәшмә уздырды
2015 елның 31 гыйнвары, шимбә
Бүген Түбән Камада шәһәрнең 50 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашында беренче күчмә киңәшмә узды.
Искә төшерәбез, августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Каманың 50 еллыгын 2016 елда бәйрәм итү турында указны имзалады. Юбилейга әзерләнү буенча оештыру комитеты составына ТР Хөкүмәте башлыгы рәислегендә 22 кеше кергән.
Киңәшмә башланганчы оештыру комитеты әгъзалары шәһәрнең беренче зур юбилеена бүләк итәсе килгән берничә объектны карадылар.
Беренче чиратта Мәдәни үзәк бинасын карадылар. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин бу бинаның тарихы белән таныштырды.
Аннан соң киңәшмәдә катнашучылар балалар хастаханәсенә юнәлделәр. Бу күп профильле учреждениесе, ул акушерлык һәм педиатрия стационарларын берләштерә. Хәзерге вакытта больницага капиталь ремонт кирәк.
Илдар Халиков Түбән Камада караган тагын бер объект – ул Түбән Кама үзәк район больницасы. Аңа бүген Түбән Камада гамәлгә кертергә теләгән бердәм кабул итү-диагностика бүлеге төзелешенең проектын күрсәттеләр.
Киңәшмәне ачып, Илдар Халиков юбилей датасына булган игътибарның очраклы булмавын белдерде.Түбән Кама Татарстанда гына түгел, ә бәлки Россиядә дә зур сәнәгать үзәге санала, ул илнең иң зур нефть химиясе үзәкләренең берсе, анда ТР тулай продуктының 9%ы җитештерелә.
“Түбән Каманың 50 еллыгы уңаеннан булачак чаралар югары дәрәҗәдә узарга тиеш”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Илдар Халиков Түбән Каманың зур сәнәгать предприятиеләре – “Татнефть” һәм “ТАИФ” компанияләре җитәкчеләренә шәһәр тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ул шәһәрнең 50 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләрендә предприятиеләр актив катнашыр дигән ышаныч белдерде.
“Шәһәрнең юбилее – ул барлык предприятиеләрнең, барлык хезмәткәрләрнең бәйрәме”,- дип ассызыклады Премьер-министр.
Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз