Рөстәм Миңнеханов Россия спорт министрына киңәшмә барышында Казанда 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыруга әзерлек барышы турында хәбәр итте

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия спорт министры Виталий Муткога киңәшмә барышында Казанда 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыруга әзерлек барышы турында хәбәр итте.

Мәскәүдә узган кидәшмәдә шулай ук РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.

Киңәшмә барышында Виталий Муткога чемпионатка әзерлек барышы, Казандагы 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында файдаланышта булачак спорт объектларында уздырылучы эшләр турында хәбәр иттеләр.

Моннан тыш, Казанда март аенда РФ спорт министры Виталий Мутко катнашында Казандагы 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы уздырылуы турында килештеләр.

Бүген утырыш барышында шулай ук ярышлар бюджеты мәсьәләсе каралды, секвестияләү уздырмау турында фикер яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International