Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанлылар ТКХ өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша комиссиясез түли ала
2015 елның 3 феврале, сишәмбе
1 февральдән Татарстанда ТКХ өчен ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы һәм "ТР хезмәтләре"/"Услуги РТ" мобиль кушымтасы аша түләгән өчен комиссия алынмый башлый. Бүген бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, ТР дәүләт хезмәтләре һәм мобиль кушымта кулланучылардан алына торган комиссияне киметү эшләре Татарстан Президенты Рөстәм Мңнеханов йөкләмәсе буенча кертелә. 1 декабрьдән ТР дәүләт хезмәтләре порталы һәм мобиль кушымта аша түләүләр башкарган вакытта теркәлгән комиссия күләме гамәлдән чыгарылган: ул элек 10 сум тәшкил итә иде.
1 февральдән "АК БАРС" Банк ААҖ банк карталары хуҗалары өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталы һәм мобиль кушымта аша хезмәт алган яки түләүләр башкарганда комиссия бетерелгән. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры сүзләренә караганда, барлык түләүләрнең 20 проценты "Ак Барс" банкы клиентларына туры килә. Тагын 40 процентка якыны - Саклык банкы карталары буенча, калган 40 процентны башка банклар бүлешә.
Башка банк карталары хуҗалары өчен ТКХ хезмәтләре өчен нульле комиссиясез түләү кертелгән. Әйтергә кирәк, идарәче оешма, түләүләрне комиссиясез кабул итү өчен, килешү имзаларга тиеш. ТР дәүләт хезмәтләре порталында ТКХ хезмәтләре өчен комиссиясез түләргә мөмкин идарәче оешмалар исемлеге урнаштырылган. Шәхси кабинетка кереп, "ТКХ өчен түләү" дигәү бүлекне сайлап, әлеге исемлек белән танышырга була.
Бүгенге көндә 1 миллион 270 мең шәхси хисапның 600 меңе буенча килешү төзелгән.
"Шул рәвешле, башка банк карталары буенча республикада шәхси хисапларның яртысы өчен ТКХ хезмәтләре өчен комиссиясез түләү кертелде", - диде Р.Шәйхетдинов. Идарәче оешмалар белән килешүләр имзалау эше ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыклары белән бергә алып барыла. "Чиратта республиканың Казан, Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләре. 1 мартка әлеге эшләр тәмамланыр дип уйлыйм", - дип өстәде чыгыш ясаучы.
Әйтергә кирәк, элегрәк дәүләт хезмәтләре һәм мобиль кушымта аша ТКХ өчен түләүнең 1 процент күләмендә комиссия дә исәпләнә иде. Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта башка банклар белән дә комиссияне бетерү буенча сөйләшүләр алып барыла. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта дәүләт хезмәтләре порталында 201 электрон хезмәт һәм сервис күрсәтелә. Узган ел татарстанлыларга 32 миллионнан артык электрон хезмәт күрсәтелгән - бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 21 процентка артыграк. Электрон түләүләр суммасы 50 процентка, 3 миллиард сумга кадәр күбәйгән. Порталдан һәм мобиль кушымтадан файдаланучылар 2014 елда 1,24 миллиард сум акча түләгән, 12,4 миллион сум комиссия алынган.
"ТКХ буенча түләүләр саны һәм күләме ел саен ике тапкыр арта", - дип билгеләп үтте ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз