IBM Татарстанда финанс аутсорсинг хезмәтен күрсәтү буенча үзәк ачты

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

IBM корпорациясе Татарстанда, Россиядә беренчеләрдән булып, финанс процессларының аутсорсингы буенча үзәк эшчәнлеген башлап җибәрде. Лаеш районының Усады бистәсендә ачылган үзәк ачылышы чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Гадирәк тел белән әйткәндә, әлеге компания Россия Федерациясе территориясендәге теләсә нинди предприятиенең бухгалтерлык учетын алып барырга әзер. Моның өчен корпорация белән килешү төзү зарур.

Казандагы яңа офис IBM сервис үзәкләренең киң челтәренең бер өлеше булачак, 20 дән артык илдә эшләүче үзәкләр 60 тан артык илдән заказчылар өчен бизнес-процессларның аутсорсингын гамәлгә ашыра. Компания узган елның декабрендә Татарстанның Лаеш районында ICL-КПО ВС сәнәгать мәйданы бинасында икенче катны арендалап, эшчәнлеген сынау режимында ачып җибәргән. Быелдан ул аны киңкүләм җәелдерү белән мәшгуль булачак. Шуны да билгеләп узарга кирәк: әлегә компаниянең Татарстаннан клиентлары юк. Бүгенге көндә ул бары тик халыкара оешмаларга гына хезмәт күрсәтә. “Без, беренче чиратта, Россиядә эшләргә җыенган чит ил компанияләренә йөз тотабыз, шулай ук Россия ширкәтләренә дә хезмәт күрсәтүне планлаштырабыз”, - дип билгеләп үтте Казанда IBM хезмәтләрен күрсәтү үзәге җитәкчесе Юлия Тарасова.

“Консультатив хезмәтләр күрсәтү безнең өчен бик мөһим. Без сәнәгатькә йөз тотабыз, IBM тарафыннан эшләнгән программа карарларына таянабыз, мондый үзәкләрнең бөтендөнья челтәре гамәлдә”, - дип белдерде IBM хезмәтләрен күрсәтү буенча Ауропа үзәкләре башлыгы Ричард Ньюланд үзәкне презентацияләүгә нигезләнгән сөйләшүдә. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә Усадтагы үзәктә 70 кеше эшли. Алар – финанс югары уку йортларын тәмамлаган кешеләр, шулай ук квалификацияле IТ-белгечләр. Якын киләчәктә хезмәткәрләр санын 450 гә кадәр җиткерү ниятләнә. “Без стратегик аутсорсинг белән шөгыльләнәбез, финанслар белән идарә итү буенча хезмәтләр күрсәтәбез, сатып алу, логистика чылбырларын төзү кебек процесслар буенча эшлибез”, - дип белдерде ул. Ричард Ньюланд ел дәвамында хезмәткәрләргә һөнәри яктан үсәргә булышачак экспертлар да чакырылаcын хәбәр итте. Без персоналны укытуга, аларның шәхес буларак үсешен кайгыртып, моңа бик зур өлеш кертәбез, дип белдерде ул.

“Безгә Татарстанда шунысы ошады: барлык хезмәткәрләр үз эше белән нык мавыга, аларда тирән кызыксыну күренә, алар чит телләрне яхшы белә”, - дип ассызыклады Ричард Ньюланд. Сөйләшү барышында билгеләп үтелгәнчә, татар телен белүче хезмәткәрләр булуы Төркиядән дә компанияләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Рөстәм Миңнеханов бу фикерне җөпләп, татар телен белүченең төрек телен бик тиз өйрәнә алачагын искәртте.

Компаниянең даими клиентлары турындагы мәгълүматны үзәк җитәкчелеге журналистларга әйтмәүне кулай күрде. Юлия Тарасова бары тик азык-төлек продуктлары һәм көнкүреш товарлары  җитештерү өлкәсендә эшләүче берничә эре чит ил компаниясе белән эшләүләре хакында гына белгертте.

IBM бизнесын Россиядә һәм БДБ илләрендә үстерү буенча директор Олег Бяхов журналистларга билгеләп узганча, IBM өлкәсендә эшләү Һиндстанда киң җәелдерелгән. Анда бу өлкәдә 100 меңнән артык хезмәткәр исәпләнә.

Рөстәм Миңнеханов барлык башлангычларның хупланачагын, компаниянең яхшы сигнал бирүен билгеләп үтте. “Барлык бөтендөнья компанияләре үзендә шушы сервисны куллана”, - диде ул һәм финанс процессларының аутсорсингы технологиясен Татарстанның бюджет оешмаларында кулланырга тәкъдим итте. Бу мәсьәлә буенча эшче төркем оештырырга йөкләмә бирде.

Чара барышында IBM компаниясе һәм Казан федераль университеты арасында яшь белгечләргә кирәкле гыйлем һәм күнекмәләрне камилләштерү буенча программалар эшләү буенча килешү имзаланды. IBM һәм КФУ компьютер һәм санау фәннәре, аналитика, сәнәгать инженериясе, финанс хезмәтләре, стратегия һәм корпоратив идарә өлкәсендә көчләрен берләштерү турында сүз куешты.

IBM – Американың Нью-Йорк штатында Армонктагы штаб-фатиры булган ширкәт. Бу корпорация дөньяда аппарат һәм программа хезмәтләре, IТ-сервис һәм консалтинг хезмәтләре белән тәэминат итү өлкәсендә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International