Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Хөкүмәте йортында авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын контрольдә тоту буенча оператив штаб утырышы узды
2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарлары торышын контрольдә тоту буенча оператив штаб утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды. Оператив штаб әгъзалары төп туклану продуктларына бәяләр үзгәрү һәм шуңа бәйле рәвештә барлыкка килгән вәзгыять хакында фикер алыштылар.
Утырыш барышында Алексей Песошин республикада төп туклану продуктларына даими бәяләр мониторингы алып барыла, дип хәбәр итте. Азык-төлек продуктларына бәяләр мониторингы ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстанстат һәм муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары ярдәмендә икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге тарафыннан ясала, дип искә төшерде ул.
Алексей Песошин шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы прокуратурасы Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе белән бергә республика территориясендәге зур федераль сәүдә челтәрләрендә тикшерүләр уздырды.
Тикшерү нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев доклад ясады. Аның сүзләренчә, туклану продуктларына бәяләрне нигезсез арттыруны булдырмау өчен уздырылган. Артем Николаев бәяләрне арттырган сәүдә челтәрләре турында мисаллар китерде һәм шул сәбәпле кабул ителгән чаралар хакында хәбәр итте.
Авыл хуҗалыгы продукциясе базарындагы вәзгыять турында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин доклад ясады.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз