Казахстан Республикасы Татарстан Республикасының нефть чыгару өлкәсендәге, нефть эшкәртү һәм нефть химиясендәге, автомобильләрне газга күчерү мәсьәләсендәге тәҗрибәсе белән кызыксына. Татарстан, үз чиратында, Казахстан партнерларының банк өлкәсе, аерым алганда, ислам банкингында, шулай ук халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләрендә, аеруча Кытай белән хезмәттәшлек мәсьәләләрендәге тәҗрибәләрен өйрәнергә тели.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Казахстан Республикасы Премьер-министры Кәрим Мәсимов белән очрашуында сүз барды.
Чара Казан Кремлендәге Татарстан Республикасы резиденциясендә узды.
Казахстан делегацияләре әгъзаларын сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, соңгы вакытта Казахстанның Россия регионы буларак Татарстан Республикасы белән элемтәләре ныгыды. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ул үзе 2014 елда Казахстан Атыраудагы Кызыл Орда өлкәсе белән Атырау өлкәләре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. Шуннан Казахстанда югары дәрәҗәдә Татарстан Көннәре үткәрелде (2014 ел сентябрь ае).
Безнең багланышлар агымдагы елда да уңышлы дәвам итәләр, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, узган атнада Астанада уртак Татарстан-Казахстан эш төркеменең беренче утырышы узды. Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек сизелерлек активлаштырылачак.
«Казахстан – Татарстанның алдынгы сәүдә-икътисадый партнерларының берсе. Безнең элемтәләрне активлаштыруга ныклы нигез салынган», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләгәнчә, Татарстан белән Казахстан арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек принциплары турындагы ике яклы килешү гамәлдә, Астанада Татарстан Республикасының тулы вәкаләтле вәкиллеге эшли, моннан тыш, Казан һәм Астана – тугандаш шәһәрләр.
Заманча икътисадый шартларда безнең эре сәнәгать предприятиеләренең Казахстан базарында булуы бик мөһим, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Бу, аерым алганда, «Татнефть» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ, Казан вертолет заводы, Горький ис. Зеленодольск суднолар төзү заводы һәм башкалар.
Татарстан Президенты сүзләренчә, бүген төрле юнәлешәр буенча предприятиеләр дәрәҗәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү кызыклы. Икътисад, нефть химиясе, машина төзү, автомобильләр, вертолетлар, суднолар төзүдә, авыл хуҗалыгында, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре бик зур.
2015 елның январь аеннан Евразия икътисадый берлеге турындагы Килешү гамәлгә керде, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, бу алга баруда мөһим адым, ул икътисадый үсешнең яңа дәрәҗәсенә чыгарга ярдәм итәчәк. Евразия икътисадый берлегенең бөтен мөмкинлекләрен безнең икътисадлар файдасына кулланырга, һәм шулай ук аның көче нәтиҗәләрен күрсәтергә кирәк. Хезмәттәшлеккә перспектив юнәлешләр арасында ул мәгариф өлкәсен дә билгеләп үтте, Татарстан вузларында Казахстаннан 826 студент белем ала. Бу юнәлешне без алга таба да этәрербез, диде ул.
2015 елның июлендә Татарстан су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк, ә 2018 елда – футбол буенча чемпионат матчлары уза, дип искәртте Татарстан Президенты. Ул Казахстан спортчылары һәм җанатарлары әлеге чараларында катнашуларына ышануын белдерде.
Татарстан үз чиратында, Россия регионы буларак, Астанада узачак «ЭКСПО-2017» Бөтендөнья күргәзмәсендә катнашырга тели, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Казахстан Республикасы Премьер-министры Кәрим Мәсимов очрашу кысаларындагы чыгышын татар телендә башлады.
Ул да Евразия икътисадый берлеге турындагы Килешү гамәлгә керүен уңай бәяләде һәм әлеге берлектә катнашучы илләр икътисадлары усеше һәм ныгуына ярдәм итәчәгенә ышануын белдерде.
Кәрим Мәсимов Казандагы сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге һәм инновацион мәйданчыклар белән танышу мөмкинлеге өчсен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, бүген Казахстан республикасы Президенты Россия Федерациясе белән мөнәсәбәтләр үсеше һәм ныгуына зур игътибар бирә.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов кыскача уртак Татарстан-Казахстан эш төркеменең утырышы нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, быелның март-апрель айларында Татарстан-Казахстан нефть химиясе форумын уздыру турындагы карар расланды.
Равил Зарипов хәбәр иткәнчә, 2015 ел апрелендә Казанда энергия саклау буенча форум узачак, һәм Астана мэрына анда катаншуга чакыру инде җибәрелгән.
Шуннан очрашу барышында «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры Иван Егоров, «Казан вертолетлар заводы» ААҖ генераль директоры Вадим Лигай, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «ГипроНИИавиапром» ЯАҖ генераль директоры Борис Тихомиров Казахстан хезмәттәшләре белән багланышлар буенча тәкъдимнәрен белдерделәр.
Без мөнәсәбәтләребезгә яхшы темп бирдек, һәм хәзер аларны шул дәрәҗәдә саклап калу бик мөһим, дип әйтте Казахстан Республикасы Премьер-министры Кәрим Мәсимов очрашу азагында.
Иртәгә, 6 февраль көнне, Казахстан делегациясе «КАМАЗ» ААҖ җитештерү цехларына баралар (Чаллы).