Татарстан Россиянең массакүләм мәгълүмат чараларына иң бай төбәге булып кала. Бу хакта бүген ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде. Коллегия эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм башка рәсми затлар, республика ММЧ җитәкчеләре катнашты.
Төп докладны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов ясады. Ул хәбәр иткәнчә, бүген редакцияләре Татарстан Республикасында урнашкан 1043 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Алар арасында 89 радио каналы һәм 73 телеканал; 665 басма мәгълүмат чарасы; 15 мәгълүмат агентлыгы, 137 электрон басма бар. Татар телендә 161 газета һәм 52 журнал, чуваш телендә 5 һәм удмурт телендә 1 газета нәшер ителә.
Әсгать Сәфәров искәртеп узганча, бүгенге көндә республика Хөкүмәте тарафыннан кризиска каршы чаралар пакеты карала. "Барысы да элеккечә кала, без 2015 елга бюджет позицияләрен үзгәртмибез", - дип ассызыклады ул.
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе җыелучылар игътибарын быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуны билгеләп үтеләчәгенә юнәлтте. Ул, шуңа бәйле рәвештә, агентлыкка тиешле эшләр оештыруны һәм Бөек Ватан сугышы темасына багышланган махсус интернет-портал эшләү турында уйлауны йөкләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.