Алексей Песошин: “ТР ФМХИ коллективы теләсә нинди бурычны нәтиҗәле хәл итәргә сәләтле”

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең (ФМХИ) 2014 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә уңай бәя бирде. “Коллектив үз алдына куелган теләсә нинди бурычны нәтиҗәле хәл итәргә сәләтле”,- диде ул Татарстан идарәсенең йомгаклау коллегиясендә.

Ведомствоның узган елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында Татарстан буенча ФМХИ башлыгы Сергей Чепуштанов сөйләде. Аның сүзләренчә, узган елда миграция учетына 172 мең чит ил гражданы куелган: 146 мең кеше – чит ил гражданы, 26 меңе миграция учетына кабат куелган чит ил гражданнары.

Республикага 160 илдән гражданнар килгән. Чит ил вәкилләренең күпчелеге – Үзбәкстаннан (40,5 мең кеше), Таҗикстаннан 13,5 меңнән артык, Әзәрбайҗаннан 7 меңнән артык, Кыргызстаннан 5,5 меңнән артык кеше килгән. Виза тәртибе белән керүче илләргә килгәндә, Төркия, Германия һәм Кытайдан килүчеләр күпчелекне тәшкил итә: Татарстанга барлыгы 49 меңнән артык кеше килгән.

Узган ел үзләренең хезмәт эшчәнлекләрен 44 мең кеше законлаштырган, шуларның 11 меңнән артыгы эшкә рөхсәт алган. 32 меңнән артык кеше хезмәт хезмәт патентын рәсмиләштергән. Алар нигездә төзелеш өлкәсендә эшли – 9 меңнән артык кеше. 700 дән артык кеше транспорт хезмәте күрсәтү өлкәсендә, 507 кеше җәмәгать туклануы һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләрендә эшли.

ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин идарә эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
А. Песошин 2014 нче елда админстратив сөрелүгә каралган чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны вакытлыча тоту үзәге булдырылганын искәртеп, республика чаралары хисабына бинаның капиталь төзекләндерелеп, территориясе ямьләндерелгәнен билгеләп узды. Былтыр махсус учреждениегә 1100 чит ил гражданы урнаштырылган, аларның 965е Россиядән куылган.

Алексей Песошин миграция сәясәтенә бәйле тискәре якларны әйтеп узды. Алар – чит ил гражданнары катнашындагы җинаятьчелек, мигрантларның Россия салым законнарына буйсынмавы, акчаның күпләп читкә китүе. “Законсыз миграциягә һәм законсыз хезмәт эшчәнлегенә каршы тору идарәнең мөһим бурычларының берсе булып кала. Контрольдә тотылмаган миграция җинаятчелек үсешенә китерә”, - дип белдерде Алексей Песошин. Аның әйтүенчә, гомуми җинаятьләр структурасында алар катнашында эшләнгән җинаятьләр саны зур булмаса да, моны игътибардан читләштерү мөмкин түгел.

Ул шулай ук соңгы ике елда миграция белән бәйле законнарның үзгәрүен, керүне чикләү һәм куылуга хөкем итү кебек чараларның киң кулланыла башлавын билгеләп узды. “Әмма моның белән генә тынычланырга ярамый. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР халыклары ассамблеясы белән хезмәттәшлектә, милли диаспора вәкилләре аша чит ил кунаклары арасында, беренче чиратта, Россия законнарына буйсынуга юнәлдерелгән профилактик эш үткәрергә кирәк”, - дип ассызыклады ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International