Бүген Татарстан Республикасының Кайбыч муниципаль районы үзәгендә – Олы Кайбыч авылында “Салават күпере” бассейнлы спорт-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Мәртәбәле кунаклар ТР Президенты белән бергә 583 кв. метрлы мини-футбол, баскетбол, волейбол һәм бадминтон уйнарга яраклаштырылган универсаль спорт залны карадылар. Җирле мәктәптә укучылар бәйрәм концерты күрсәтте, аннары Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. “Бүген безнең район өчен зур бәйрәм, күптән көтелгән бассейнлы спорт комплексын ачабыз. Бу максатка Татарстан Президенты ярдәме белән ирештек, районда яшәүчеләр исменнән рәхмәт белдерәсем килә”, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов район халкын яңа спорт комплексы ачылуы белән котлады. “Татарстан Россиянең спорт башкаласы дип санала һәм бу Казанга гына кагылмый, күп кенә программаларда республика районнары да катнаша. Без барлык районнарда да спорт мәйданчыклары төзибез, менә Кайбыч районында да спорт комплексы калкып чыкты. Аны тулысынча Татарстан төзүчеләре төзеде”, - дип билгеләп үтте ул.
“Бүген без теләсә нинди спорт объекты төзергә сәләтле – балалар бакчасыннан алып зур спорт комплексына кадәр. Кайбыч районы төрле чаралар үткәрү мөмкинлеге биргән спорт комплексына лаек”, - диде республика башлыгы һәм яңа объектка төрле яшьтәге кешеләр килүен теләде. Рөстәм Миңнеханов чыгышын тәмамлап, Кайбыч районы башлыгына микроавтобус алу өчен сертификат тапшырды.
Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, 37 тапкыр Россия чемпионы Яна Мартынова районда яшәүчеләрне зур вакыйга белән котлады. “Бу объект Спортның су төрләре чемпионаты алдыннан ачылды. Булачак чемпионнар үстерү өчен уникаль мөмкинлек бу. Татарстан Президентына зур рәхмәт, мондый объектлар аның ярдәме белән ачыла”, - диде ул.
Аннары төзүчеләр спорт комплексы җитәкчесенә символик ачкыч тапшырдылар.
Рөстәм Миңнеханов бассейнны карады, анда “АК Барс” яшьләр үзәге коммерцияле булмаган автоном оешмасының яшь синхрончылары чыгыш ясады. Биредә Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, 37 тапкыр Россия чемпионы Яна Мартынова һәм спорт мастеры, Россия чемпионатлары финалисты Элина Мәкъсүмова мастер-класслар күрсәтте.
Аннары кунаклар балалар бассейны мөмкинлекләре белән танышты, көрәш залында булдылар, Кайбыч районының спортчылары кубоклары һәм бүләкләре куелган дан залына керделәр. Татарстан Президенты Кайбыч районына эш сәфәре каысаларында узган елның февралендә ачылган “Кайбыч” шугалагында да булырга өлгерде.