Александр Худилайнен: Татарстан белән хезмәттәшлегебез тирәнәя барыр, дип ышанабыз

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

Бүген Карелиягә Татарстан рәсми делегациясе визиты кысаларында Карелия Республикасы Башлыгы Александра Худилайнен белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.

Башта регионнар җитәкчеләре үзара сөйләшү барышында хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар, аннары очрашу киңәйтелгән составында узды. Чарада Карелия Закон чыгару Собраниесе Рәисе Владимир Семенов, Карелия Республикасы буенча федераль инспектор Иван Сивин, Петрозаводск мэры Галина Ширшина, Петрозаводск дәүләт университеты ректоры Анатолий Воронин, Карелия Башлыгы урынбасарлары һәм республика дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар бар.

Очрашуны ачып, Александр Худилайнен искә төшергәнчә, ике республика хезмәттәшлегенә Карелия делегациясенең Татарстанга 2014 елның июлендәге визиты нигез салды. «Татарстан белән хезмәттәшлегебез тирәнәя барыр, дип ышанабыз», - дип өстәде Александр Худилайнен.

Карелиядә чагында Татарстан делегациясе әгъзалары күп кенә эшлекле сөйләшүләр алып барды, OSB юнәлешле-йомычка плиталары чыгаручы «Калевала» агач эшкәртү комбинатында, «Петрозаводск дәүләт университеты» ЮҺБ ФДБМУнең Югары биомедицина технологияләре институтында булды, IT-парк эше белән танышты. Шуңа күрә дә Карелия Хөкүмәтендә узган очрашуда икътисадтагы һәм социаль өлкәдәге конкрет мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов Карелиянең конкурент өстенлеген, ресурс базасын һәм икътисадый потенциалын югары бәяләде. «Географик яктан урнашуыгыз, табигать һәм климат шартлары, файдалы казылмалар сезнең регионга күп кенә конкурент өстенлекләр бирә һәм без сезнең белән хезмәттәшлек итәргә телибез, – диде Татарстан Президенты. – Безгә вак таш, яхшы сыйфатлы таш, агач материаллары кирәк».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан компанияләре Петрозаводск дәүләт университеты белән хезмәттәшлек итәргә телиләр. Татарстан Президенты җитештерүгә автоматлаштырылган идарә системалары өлкәсендәге эшләнмәләргә, кадрлар потенциалына аерым игътибар бирде.

Очрашуда медицина, туризм, урман хуҗалыгы тармагы, мәгълүмат өлкәсе юнәлешләре буенча хезмәттәшлек аерып күрсәтелде. Татарстан делегациясе әгъзалары Карелиягә үзләренең сәнәгать регионы технологияләрен һәм продукциясен файдаланырга тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин Карелия белән Финляндиянең дәүләт чиге буендагы хезмәттәшлеге тәҗрибәсе, «MB Barbell» урам тренажерлары белән кызыксынды. Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов туроператорлар өчен үзара мәгълүмати турлар уздырырга тәкъдим итте.

Хезмәттәшлекне үзара үстерү чаралары Карелия Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру беркетмәсендә чагылдырылды.

«Беркетмә - уртак эшебезнең башы гына әле, - диде Александр Худилайнен. – Безнең Татарстаннан өйрәнәсе нәрсәләребез күп. Сез зур уңышларга ирешкәнсез, ә безнең исә Татарстан ике дистә елда узган юлны кыскарак вакытларда узасыбыз килә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International