ТР Премьер-министры: “2014 ел – Биектау районы тарихында матур, яхшы ел”

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Биектау районы 2014 елга үз алдына куелган бурычларны тулысынча үтәде, һәм күп күрсәткечләрне сизелерлек яхшырта алды. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. Бүген ул Биектау муниципаль районы Советы утырышында катнашты, утырыш муниципаль берәмлекнең 2014 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Анда шулай ук Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Муниципаль берәмлекнең узган елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турында төп докладны Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин ясады. Ул белдергәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Биектау районы ТР муниципаль районнарның социаль-икътисади үсеше рейтингында югары позицияне саклап кала алган. Аерым алганда, уртача хезмәт хакы 7%ка арткан һәм 23 мең 427 сум тәшкил иткән. Төп капиталга инвестицияләр күләме 22%ка арткан һәм 3 млрд 725 млн тәшкил иткән.

Җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 17 мең баш мөгезле эре терлек санала, шул исәптән 6 мең баш сыер. Терлекләрнең баш саны 2013 ел дәрәҗәсендә сакланган. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан район 2014 елда 905 млн сум табыш алган. Сөт җитештерү буенча район Татарстанда 12 урында тора.

2014 елда район бюджетына җирле үзидарә субъектларыннан 170 млн сум салым кергән, бу барлык табышның 42%ын тәшкил иткән. “Усад спирт заводы”, “СафПласт”, “Винербергер-Куркачи”, “Татметалл”, “Татагролизинг” сәнәгать предприятиеләре - иң зур эш бирүче һәм салым түләүчеләр.

ТР Премьер-министры Биектау районының 2014 елдагы эшчәнлегенә бәя биреп, бер кисәтү дә ясамады. Аның сүзләренчә, 2014 ел нәтиҗәләре буенча район ТР муниципаль районнарның социаль-икътисади үсеше рейтингында 12 урыннны саклап кала алган. “Бу бик мөһим күрсәткеч”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.

“2014 ел - Биектау районы тарихында матур, яхшы ел. Бик күп бурычлар тормышка ашырылган. Ихлас күңелдән, Татарстан Президенты куйган бурычларны алга таба да уңышлы үтәвегезне телим”, - дип тәмамлады үзенең чыгышын Премьер-министр.

Аннары Илдар Халиков һәм Минсәгыйть Шакиров Биектау районының алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International