Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабига (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) эш сәфәре баршында берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшүләр уздырды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында БГӘдә (2015 елның 21-23 феврале).
Көннең беренче яртысында Россия делегациясе әгъзалары IDEX-2015 халыкара оборона күргәзмәсен ачуда (2015 елның 22 февралендә Абу-Даби милли күргәзмә үзәгендә) катнашты.
IDEX – коры җир һәм хәрби-диңгез гаскәрләре коралларының һәм техникасының бик зур күргәзмәсе. Монда Берләшкән Гарәп Әмирлеге экспозициясе белән таныштылар, шулай ук күргәзмәдә катнашучы Россия компанияләре стендларын карадылар.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында БГӘ Кораллы көчләренең Баш командующее урынбасары, Абу-Даби әмирлеге шаһзадәсе шәех Мөхәммәд бен Зәед Әль-Нахайян белән очрашуда катнашты. Шулай ук БГӘ оборона министры, Дубай Әмире шәех Мөхәммәд бен Рәшед Әль-Мәктүм белән очрашу уздырылды.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Mubadala инвестицион фонды башлыгы Халдун Хәлифә Әль Мөбәрәк белән очрашты.
Очрашулар барышында киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов мөхтәрәм кунакларны Татарстанга сәфәр кылырга чакырды. Килешүләр кысаларында якын киләчәктә Әмирлекләр эшлекле даирәләре һәм Mubadala инвестицион фонды вәкилләренең Татарстан Республикасына визитлары көтелә.
Татарстан Президенты шулай ук AIM (Annual Investment Meeting, AIM) традицион инвестицион форумында катнашырга теләвен раслады, форум Дубайда 2015 елның 30 мартында – 1 апрелендә узачак.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук БГӘ Кораллы көчләре карамагындагы "Ватан Калканы" журналына интервью бирде.