Бүген Татарстан Республикасы Президенты БГӘ тышкы эшләр министры -сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара Россия-Әмирлекләр комиссиясе рәистәше Шәех Абдалла бән Зәед Әль-Нахайян белән очрашты.
Очрашу Абу-Дабида узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында БГӘдә (2015 елның 21-23 феврале).
Денис Мантуров - сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара Россия-Әмирлекләр комиссиясе рәистәше.
Шәех Абдалла бән Зәед Әль-Нахайян белән очрашу барышында авиаэлемтә, сәнәгать, шулай ук икътисадның кайбер юнәлешләре буенча уртак проектлагамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сүз барды.
Россия-Әмирлекләр арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләрнең гадәти юнәлешләре турында да сөйләштеләр.
Шәех Абдалла бән Зәед Әль-Нахайян IDEX-2015 (Абу-Даби милли күргәзмәләр үзәге) халыкара оборона күргәзмәсендә катнашучы Россия компанияләре стендларын да карады.