Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Икътисад министры: Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү дәвам итә
2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Татарстан кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча РФ Икътисади үсеш министрлыгы конкурсында катнашу өчен бердәм гариза бирә. Быел кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә республика бюджетыннан 500 млн. сум бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры Артем Здунов хәбәр итте.
Брифингта шулай ук ТР икътисад министры урынбасары – эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин, Татарстанның Эшмәрлеккә ярдәм үзәге җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев катнашты.
Артем Здунов моңа кадәр эшмәкәрләргә ярдәм буенча гамәлдә булган барлык программаларның быел да эшләячәге турында әйтте. Аның сүзләренчә, ярдәм, иң беренче чиратта, Лизинг-грант программасы буенча тормышка ашырылачак. Әлегә аңа күпме акча бүлеп биреләсе төгәл билгеле түгел, әмма министр акча күләменең узган елдагыдан ким булмаячагы һәм программа шартларының үзгәрмәячәге турында вәгъдәләде. Артем Здунов әйтүенчә, быел әлеге программа кысаларында кулланучылар кооперацияләре буенча аерым номинация барлыкка килергә мөмкин. “Кулланучылар кооперацияләренә ярдәм азык-төлек базарына уңай йогынты ясаячак”, – дип аңлатты ул.
2015 елгы Лизинг-грант язга планлаштырыла. Шуңа күрә хәзердән үк конкурс шартларына туры китереп, гариза бирергә әзерләнергә кирәк. Лизинг компанияләре, нигездә, акчаны банклардан ала. Шуңа бәйле рәвештә, агымдагы елдагы төп бурычыбыз – лизинг компанияләренә биреләчәк банк процентының артык югары булуына юл куймау, дип сөйләде Артем Здунов.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта эшмәкәрлеккә ярдәм төп ике юнәлештә тормышка ашырыла: инфраструктура һәм турыдан-туры матди ярдәм. Инфраструктурага килгәндә, республика быел да Татарстан территориясендә сәнәгать паркларын җәелдерү сәясәтен дәвам итәчәк. “Бу бик дөрес юнәлеш. Эшмәкәр үзенең эшчәнлегендә коммуникацияләргә тоташу, җир кишәрлекләрен билгеләү өлкәсендә административ каршылыкларга юлыгырга тиеш түгел. Дәүләт аның әлеге бурычларын максималь рәвештә җиңеләйтергә тиеш”, – диде ТР икътисад министры.
Хәзерге вакытта Татарстанда аккредитиция узган 38 сәнәгать мәйданы эшләп килә. Бу юнәлештә республика Россиядә алдынгылар рәтендә. Быел да РФ Икътисади үсеш министрлыгы программасына шәхси сәнәгать паркларына ярдәм номинациясен кертүгә ирештек, дип сөйләде Артем Здунов. Ул Татарстандагы Инжиниринг үзәкләренә ярдәм күрсәтү юнәлешендә дә эшчәнлекнең дәвам иттереләчәген ассызыклады. Бүген республикада андый 4 үзәк бар. Моннан тыш, матди ярдәм белән тәэмин итү максатыннан, быел микрофинанслау фондын куәтләндерү дә күз уңында тотыла. Әлегә микрофинанслар 100 меңнән 1 млн. сумга кадәр булачак дип фаразлана. Әмма Россия төбәкләренең күбесе аның күләмен 2 млн.га кадәр арттыру тәкъдиме белән чыккан, шуңа сумманың үзгәрүе дә бар, дип билгеләп узды министр.
Аның сүзләренә караганда, бүген Татарстан Гарантия фонды 700 млн. сум тәшкил итә. Фонд, нигездә, күптән түгел яки хәзер генә эш башларга җыенган, ләкин кирәк кадәр капитал туплый алмаган эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Ул урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларына кредитлар буенча ышанычнамә (поручительство) бирә. Быел исә фондың күләмен 1 млрд. сумга кадәр арттыру планлаштырыла, дип сөйләде Артем Здунов брифингта.
Агымдагы елда фондың 30 проценты сәүдә предприятиеләре эшчәнлегенә бүлеп бирелергә мөмкин, калган өлешен җитештерү тармагына юнәлтмәкчеләр. Әмма министр төгәл карарның конкурс комиссияләрендә җәмәгать фикер алышуларыннан соң гына кабул ителәчәген билгеләп узды. Шулай ук 50/50 программасы да тормышка ашыралачак. Аның кысаларында сәнәгать парклары, бизнес-инкубатор резидентларына ярдәм күрсәтеләчәк. Бу формадагы ярдәм күрсәтүгә якынча 200 млн. сум планлаштырылган.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз