Рөстәм Миңнеханов: Кризис шартларында ТР Арбитраж суды хезмәткәрләренең эше артачак

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

Илдәге икътисадый ситуацияне исәпкә алып, Татарстанның Арбитраж судына бирелә торган гаризалар һәм дәгъвалар саны артачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Арбитраж суды коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Президенты хәбәр итте, утырыш 2014 елдагы эш йомгакларына багышланды.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Арбитраж суды Рәисе Николай Новиков, Идел буе округы Арбитраж суды Рәисе Юрий Глазов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.

Үткән елга йомгак ясап, Николай Новиков билгеләп үткәнчә, 2013 ел белән чагыштырганда ТР Арбитраж судына кергән гаризалар саны 1,7%ка кимеде һәм 29852 тәшкил итте.

«Суд буенча уртача йөкләнеш 2014 елда бераз кимеде һәм аена 65 эш тәшкил итте. Административ коллегия судьясының уртача йөкләнеше – аена 58 эш. Граждан коллегиясе судьяларының 72гә җитә», - диде Николай Новиков.

2014 елда гадиләштерелгән тәртиптә 11727 гариза каралган, ул гомуми каралган эшләрнең 41,5%ын тәшкил итә. Граждан коллегиясендә бу күрсәткеч – 43%, административ коллегиясендә - 40,5%.

2014 елда кабул ителгән суд актларының 24,75%ына шикаять белдерелгән. Тикшерү инстанцияләре судлары тарафыннан 1035 карар кире кагылган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, илдә барган процессларны исәпкә алып, ТР Арбитраж судына биреләчәк гаризаларның артуы көтелә. «Соңгы вакытта федераль үзәк бөлгенлеккә төшү – банкротлык институтын реформалау чараларын күрә. Бер яктан, үзгәрешләр банкротлык процедурасының нәтиҗәле һәм гадел моделен формалаштырырга юнәлдерелсә. Икенче яктан, алар тотрыклы суд практикасын формалаштыруда шактый гына кыенлыклар тудыра», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты фикеренчә, гомуми икътисадый ситуация фонында юридик затларның банкротлыгы турындагы эшләр күбәергә мөмкин. Судның бурычы - проблемаларның компромис хәл ителешенә ярдәм итү.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, ТР Арбитраж суды судьяларына уртача йөкләнеш нормативлардан күп мәртәбәләргә арта. Шуңа да карамастан үткән ел суд эше йомгаклары яхшырган: эшләрне карау сроклары кимегән, кире кагылган һәм үзгәртелгән актлар проценты азайган. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, уңай динамика судьяларның профессиональ дәрәҗәсе артуга һәм арбитраж эшләрне алып бару буенча планлы эш башкаруга бәйле.

Татарстан Республикасы Президенты суд карарлары үтәлешенә аерым тукталды. Аның сүзләренчә, законлы һәм нигезле суд актлары кабул итү дә мөһим, әмма аларны тиешенчә һәм сыйфатлы итеп үтәү тагын да әһәмиятле. ТР Арбитраж судына Федераль суд приставлары белән тиешле эшне дәвам итәргә кирәк, диде ул.

«Бүген ачыклылык һәм хәбәрдарлык бик актуаль. Моның өчен ТР Арбитраж судын заманча инструментлар белән тәэмин итәргә кирәк. «Минем арбитр» сервисы да үзенең нәтиҗәле булуын дәлилләде, мини-конференцияләр системасы уңышлы эшли. Моннан тыш, суд утырышлары беркетмәсен электрон форматта гына төзү турында федераль законнарга кертү өчен үзгәрешләр әзерләнгән», - диде Рөстәм Миңнеханов.

2015 елның августында ТР Арбитраж судының Казан шәһәренең Вахитов районындагы Ново-Песочная урамындагы яңа бинасын төзеп бетерү планлаштырыла.

Аннары ведомстволар хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International