Александр Терентьев: Татарстан - этноконфессиональ өлкәдә бердәм федераль мониторинглау системасын сынап карау регионы

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессиональара татулыкны саклап калуга ярдәм итә торган барлык кабул ителгән программ документлар Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калуга, милләтара һәм конфессиональара татулыкны тәэмин итүгә, милләтара мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә юнәлгән. Бүген бу хакта Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты департаменты җитәкчесе Александр Терентьев хәбәр итте.

Утырыш Казан Кремленең Вәкиллек корпусында барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырылды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Граждан җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы совет рәисе, РФ Президенты киңәшчесе Михаил Федотов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко һәм башкалар катнашты.

Төп програм документлар арасында Александр Терентьев Татарстан Республикасы Дәүләт милли сәясәте концепциясен, «2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын, «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2014 - 2016 еллар)» дәүләт программасын, «2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклап калу, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын, шулай ук «2014-2016 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны пофилактикалау» өстәмә программасын, «2014 – 2020 елларга җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм коррупциягә каршы көрәш» дәүләт программасын һәм башкаларны атады.

Ул шулай ук Татарстан Республикасында этникара ситуацияне бәяләү нәтиҗәләрен китерде. 2014 елның дүртенче кварталында сорашылганнарның 84,6%ы этникара ситуация тыныч һәм тотрыклы дип бәяләде (бары тик 0,7%ы гына кискен дип атады).

Татарстан Республикасында 334 православие оешмасы эшли (1988 елда –15 иде, 2004 елда – 209), дип хәбәр итте Александр Терентьев.

Республика территориясендә 467 православие объекты бар, шул исәптән 324 чиркәү, 46 гыйбадәт йорты, 86 часовня (1988 елда 15 православие объекты булган).

241 православие объекты төзелгән, реконструкция стадиясендә – 26 храм, төзелеш стадиясендә – 35 объект.

Республикада 9 монастырь һәм бер Духовная семинария эшли (анда 2014/2015 уку елында 286 кеше читтән торып һәм көндез укый).

Мөселманнарның Диния нәзарәте 1336 мөселман дини оешмасын берләштерә (1988 елда – 18, 2004 елда – 992).

Республикада 1440 мәчет бар (1988 елда 18 мәчет булган, шул исәптән берсе Казанда). 1988 елдан башлап 68 мәчет кире кайтарылган, 1372 төзелгән, төзелеш стадиясендә – 30.

Татарстанда Россия ислам институты һәм 9 мәдрәсә эшли (анда барлыгы 3,5 мең кеше гыйлем ала), шулай ук 45 мөхтәсиб һәм 9 казыят эшчәнлек алып бара.

Мәчетләрдә 600 башлангыч курс эшли, анда 13 мең кеше укый.

Александр Терентьев искәрткәнчә, 2013 елның октябреннән ИФОда РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле аппараты инициативасы буенча имамнарның квалификациясен күтәрү округ үзәге эшли башлады. ИФОның 8 регионыннан 508 имам бу курсларны узган инде.

«2014 елда Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында» нотык белән Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары – Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Түбән Кама мунициципаль районының «Халыклар дуслыгы йорты» МУП директоры Васил Хафизов, Менделеевск муниципаль районының «Купанча» удмурт җыры ансамбле җитәкчесе Марианна Кузнецова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Казанның 93 нче гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Сыркина чыгыш ясады.

«Татарстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруны мәгълүмати тәэмин итүнең комплекслы системасы турында»гы мәсьәлә буенча «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Әминов чыгыш ясады.

Утырышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән Граждан җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы совет рәисе, РФ Президенты киңәшчесе Михаил Федотов, Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International