Рөстәм Миңнеханов һәм «Швабе» холдингы генераль директоры Сергей Максин оптик-электрон инжиниринг үзәге - «Швабе» фән шәһәрчеге төзү проекты буенча фикер алыштылар

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Швабе» холдингы генераль директоры Сергей Максин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда оптик-электрон инновацион инжиниринг үзәге - «Швабе» фән шәһәрчеге төзү перспективалары буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов өчен проектны кыскача гына тәкъдир иттеләр.

Искәртәбез, оптик-электрон инжиниринг үзәге - «Швабе» фән шәһәрчеге төзү проекты Казанда 2013 елның октябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясенең вице-премьер Дмитрий Рогозин катнашындагы күчмә утырышы барышында тәкъдир ителгән иде. Проектның төп бурычы - заманча конкуренциягә сәләтле җылылык визион каналлары, оптик-электрон модульләр һәм алар нигезендә «Швабе» холдингының финанс тотрыклылыгын һәм киләчәктә үсешен тәэмин итәрлек приборлар булдыру.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, проект буенча инде берничә мәртәбә фикер алышу уздырылды һәм хәзер «идея билгеле бер төсмер алды».

«Минемчә, бу бик кызыклы һәм мөһим проект, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Ил күләмендә мөһим. Мондый эшләнмәләр үзәге бик актуаль, бигрәк тә импортны алмаштыру һәм оборона сәләте өчен. Хәзер бу эш икеләтә перспективалы».

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, агымдагы ситуациядә алгоритмны билгеләргә һәм проектны киләчәктә гамәлгә ашыру турында сөйләшеп килешергә кирәк.

«Швабе» фәнни шәһәрчеге «Казан» халыкара аэропортыннан ерак түгел «Смарт Сити Казан» мәйданчыгында урнашачак. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, интермодаль товар ташулар линияләренең, күргәзмә үзәгенең һәм башка проектларның якын булуы фәнни шәһәрчеккә җитди конкурент өстенлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International