Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“Татарстан Республикасының Электрон Хөкүмәте” проектына Британия институты премиясе бирелгән
2009 елның 9 октябре, җомга
Республикабызның “Татарстан Республикасының Электрон Хөкүмәте” комплекслы проектын кертүдәге уңышлы тәҗрибәсе Лондонда бара торган Бөтендөнья алдынгы технологияләр форумында югары бәяләнгән. Британия технология һәм электрон коммерция институтының “Электрон Хөкүмәт ярдәмендә уңышлы идарә итү” исемле премиясен («Award of British institute of technologies and E-commerce») Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка лорд Әхмәт Роттерхамский тапшырган. Бүген бу турыда журналистларга биргән интервьюсында тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт башлыгының ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов әйткән. Моннан тыш, Британия институтының “Технологияләр өлкәсендә лидер” дигән премиясенә 2000 елда физика өлкәсендә Нобелев премиясе лауреаты булган Жорес Алферов лаек булган.
Искәндәр Мөфлиханов сүзләренә караганда, Британия технология һәм электрон коммерция институты премияләре 7 нче октябрь кичендә төрле номинацияләр буенча тапшырылган. Тантана Фән музеенда узган.
Премьер-министр ярдәмчесе әйткәнчә, лорд Әхмәт Роттерхамский, премияне тапшырганда, “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” системасының Бөек Британиядәге шундый ук проекттан күпкә өстен булуын билгеләп үткән. Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов форум эше кысаларында чит илләрдән килгән коллегаларга Татарстанның икътисади потенциалын тәкъдир иткән.
“Беренче чиратта, премия – ул танылу. Британия технология һәм электрон коммерция институтында эшләүче коллегаларыбыз “Электрон Хөкүмәт” өлкәсендә Сингапур белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр, алар БДБ, Азия илләре дәүләт органнарының эш системасы турында барысын да диярлек беләләр. Димәк, чагыштырырлык урын бар.
Искәндәр Мөфлиханов сүзләренә караганда, Татарстан Россиядә “Электрон Хөкүмәт” проектын беренчеләрдән булып кертә. “Күп кенә параметрлар буенча безнең системаның аналоглары юк. Россиядә әлегә ике платформа гына үстерелә, шуларның берсе – Татарстанда”, - дип билгеләп үтте ул.
Тулырак -
http://www.tatar-inform.ru/news/2009/10/09/188255/
"Татар-Информ" мәгълүматлар агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
гыйнвар, 2026 ел
2026 елда Татарстанга 3 млн 175 мең кв. метр торакны гамәлгә кертергә планлаштыралар
2026 елда Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 5 илкүләм проектны һәм 3 дәүләт программасын гамәлгә ашыруга җәлеп ителәчәк. Барлыгы 17 млрд сумлык 172 объект төзү һәм ремонтлау планлаштырылган. юнәлеш федераль министрлыклары һәм ведомстволары белән барлык килешүләр дә төзелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.
4
гыйнвар, 2026 ел
Татарстанда «Буран" планы гамәлгә кертелде
Татарстанда 2026 елның 4 гыйнварында 14:00 сәгатьтән башлап, уңайсыз метеорологик күренешләрнең нәтиҗәләрен бетергәнче, 2025/2026 елның кышкы чорында Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль һәм тимер юл транспортының өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү буенча министрлыкларның, ведомстволарның һәм оешмаларның эш планы – «Буран» планы кертелде.
3
гыйнвар, 2026 ел
Алексей Песошин Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышын уздырды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышы узды. Ул Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен уздыру чорында куәтләрнең һәм чараларның иминлекне тәэмин итүгә әзерлеге мәсьәләсенә багышланган иде. Утырышны комиссия рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз