Рөстәм Миңнеханов: Безнең визит барышында Татарстан һәм Кыргызстан бизнесменнары үзара файдалы хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачар, дип ышанабыз

2015 елның 3 марты, сишәмбе

Татарстанга һәм Кыргызстанга икътисадта хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк. Бүген бу хакта Бишкекта узган «Кыргызстан - Татарстан» эшлекле форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, яклар булган потенциалны тулысынча файдаланмый. Татарстан делегациясенең Кыргызстанга визиты максаты – сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, Кыргызстанга Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, «КАМАЗ», «Казан вертолетлар заводы», «Серго ис. завод», «Гипронииавиапром», «Инвент», «Эйдос» кебек алдынгы компанияләр, шулай ук югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк, Татарстан мәгариф учреждениеләре вәкилләре килгән.

«Безнең визит барышында Татарстан һәм Кыргызстан бизнесменнары үзара файдалы хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачар, уртак проектлар турында килешерләр, дип ышанабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре арасында – энергетика, автомобильләр һәм вертолетлар төзү, нефть химиясе, автокомпонентлар җитештерү, моннан тыш, сәламәтлек саклау, югары технологияләр, транспорт өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре бар, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында форумдагы чыгышында Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Җоомарт Оторбаев хәбәр иткәнчә, Кыргызстанга белем һәм югары технологияләр өлкәсенә инвестицияләр кирәк. Моннан тыш, эшче көче тулысынча Евразия интеграциясе шартларында эшләргә әзер. Күбесе хәзер Россиядә һәм Казахстанда эшли, кирәк булса, үз илләренә кайтарга әзер, диде ул.

Мин эшлекле даирәләр дәрәҗәсендә хезмәттәшлекнең урыныннан кузгалыун телим, диде Җоомарт Оторбаев.

Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалын тәкъдир итүдә чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстанга Кыргызстанның җиңел сәнәгатен үстерү тәҗрибәсе белән кызыксынабыз. «Кыргызстанның тегү продукциясе югары сыйфатлы икәнен һәм асылда Россиягә экспортлануын без беләбез. Без сезнең бу өлкәдәге тәҗрибәгезне өйрәнәсебез килә», – дип белдерде ул. Равиль Зарипов шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан делегациясе әгъзаларына Кыргызстандагы ирекле икътисадый зоналар системасы эше кызыклы.

Кыргызстанның Энергетика һәм сәнәгать министры урынбасары Айбек Калиев хәбәр иткәнчә, Кыргызстанга машина төзелеше өлкәсендәге проектлар кызыклы. Татарстан бизнесменнары белән уртак эш исәбенә Бишкек машина төзелеше заводында җитештерүне арттыру планлаштырыла, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International