Рөстәм Миңнеханов: Бүген Татарстан Республикасы һәм Кострома өлкәсе үзара хезмәттәшлекнең яңа этабына күчәләр

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.

Искәртәбез, Сергей Ситников Казанда эш визиты белән.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Кострома өлкәсендә үзара багланышлар тарихы Советлардан соңгы чорда 1996 елдан башлана. Ул чакта регионнар арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынган. «Бу еллар эчендә күп нәрсәләр үзгәрде, әмма безнең икътисад сегментларында уртак юнәлешләребез күп», - дип ассызыкдлады Рөстәм Миңнеханов.

2013 ел йомгаклары буенча Татарстан белән Кострома өлкәсе арасында товар әйләнеше 2,5 млрд. сум тәшкил иткән. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу – мондый ике сәнәгать регионы өчен түбән күрсәткеч. «Бездә машина төзелеше, азык-төлек сәнәгате, нефть химиясе комплексы алга киткән. Сез үз чиратыгызда ювелир әйберләр, корыч торбалар һәм автомобиль краннары җитештерәсез», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Кострома өлкәсе губернаторына Кострома мемориаль мәчетен төзүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты ассызыклаганча, хәзер мәчеттә традицион ислам кануннарын үтәүне генә саклап каласы бар, бу мәчет төрле диннәр арасындагы дуслыкны чагылдыра.

Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников үз чиратында Рөстәм Миңнехановка кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Кострома өлкәсе делегациясе әгъзалары республиканың бик күп кенә сәнәгать объектларында, шул исәптән «КАПО-Композит» ЯАҖ һәм «КАИ-Лазер» ААҖдә булганнар. Иртәгә кунаклар «КАМАЗ» ААҖгә барачаклар.

«Бездә автомобиль краннары җитештерелә. Төп комплектлаучылар Чаллыдан килә. Шуңа күрә «КАМАЗ» ААҖ белән мөнәсәбәтләребез яхшы», - дип белдерде Кострома өлкәсе губернаторы.

Бүген Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Ситников Татарстан Республикасы белән Кострома өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International