Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров “Майский” теплица комбинатында булдылар

2015 елның 6 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров “Майский” теплица комбинатында яшелчәләр һәм җиләк-җимеш җитештерү эше белән танышытылар. Искәртик, Николай Федоров республикага бер көнлек эш визиты белән килде.

Җитештерү мәйданчыкларын шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм башкалар карады.

“Майский” теплица комбинаты 1974 елда ачылган. Теплицаларның гомуми мәйданы - 42 гектар. Сакланган туфракта яшелчәләрнең уңышы квадрат метрдан 155 кг кыяр һәм 82 кг помидор тәшкил итә.

“Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев сүзләренчә, узган елда биредә 30,5 тонна продукция җитештерелгән.

Илшат Ганиев ассызыклаганча, эретү үзәгендә бөтен җиһазлар безнең илдә җитештерелгән. “Элекке монда чит ил техникасы иде, ләкин без аз-азлап үз илебез технологияләренә күчтек. Әлеге җиһазлар дренаж суларны анализлый һәм нинди туклыклы матдәләрне өстәргә кирәклеген билгели: калий, магний, кальций яисә азот», - дип билгеләде ул. Татарстан Президенты һәм РФ авыл хуҗалыгы министры томатлар, кыяр, татлы борыч, каен җиләге һәм салат үстерелә торган теплицаларны карап чыктылар.

Уңышны сату ничек баруы турындагы Рөстәм Миңнеханов соравына җавап биреп, генераль директор хәбәр иткәнчә, товарның бер өлеше ритейлерларга китә, ә калганын компания үз кибетләре аша сата. Былтыр яшелчәләр һәм җиләк-җимеш сатудан кергән табыш 476,9 млн. сум булган. Татарстан Президенты Илшат Ганиевка яңа сатып алучыларны табарга, чит илдән керүче яшелчә һәм җиләк-җимешләргә конкурент булыр өчен, җитештерү күләмен арттырырга өндәде. РФ авыл хуҗалыгы министры, үз чиратында, комбинат хезмәткәрләре эшен югары бәяләде һәм алга таба уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International