Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“Россия – спорт державасы” форумы кысаларында 400 волонтер эшкә тартылачак
2009 елның 20 октябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев “Россия – спорт державасы” Бөтенроссия форумына әзерлек турында сөйләде.
Шуны искәртик: форум 22 нче октябрьдә ачылачак, чарада якынча 1700 кеше катнашыр дип көтелә. Федерация субъектларының 20 губернаторы һәм җитәкчесе, Россия Хөкүмәтенең 10 әгъзасы һ.б. үзләренең әлеге чарада катнашачакларын раслаган инде.
Конгресс форматында узачак форумны ачу тантанасында Россия Президенты Дмитрий Медведев чыгыш ясаячак.
23 нче октябрьдә, “Россия – спорт державасы” форумы кысаларында, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 елда Сочида узачак XXII кышкы Олимпия уеннарын һәм XI кышкы Паралимпия уеннарын, 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм үткәрү советы утырышы булачак (Казан ратушасы, 17.00).
Утырышның төп темасы – балалар һәм яшүсмерләр спортына дәүләти ярдәм күрсәтү һәм Россия спортчыларын 2010 елда Сингапурда узачак I җәйге Олимпия яшьләр уеннарына әзерләү. Форумны үткәрү көннәрендә Казанда булачак Физкультура һәм спорт советы әгъзалары арасында иң зур спорт федерацияләре җитәкчеләре, шул исәптән Ирина Винер (Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе), Валентин Писеев (Россиянең Тимераякта фигуралы шуу федерациясе), Владислав Третьяк (Россиянең Хоккей федерациясе) һәм хоккей буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы, сенатор Вячеслав Фетисов бар.
Моннан тыш, форумда танылган спортчылар – Физкультура һәм спорт советы әгъзалары катнашачак: йөзү буенча дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Александр Попов; фигуралы шуу буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирина Роднина; Олимпия чемпионы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Антон Сихуралидзе; спорт гимнастикасы буенча Олимпия чемпионы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Светлана Хоркина.
Форум чараларын яктырту өчен, 350 дән артык журналист аккредитация узган, шуларның 100е – чит ил журналистлары.
Форумда 400 дән артык волонтер эшләячәк (алар өчен экипировканы “Форвард” компаниясе тәкъдим итә).
“Татарстан Республикасы делегациясе якынча 170 кешене үз эченә алачак”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы башлыгы.
Марат Бариев хәбәр иткәнчә, “Россия – спорт державасы” форумы Россия Президенты Указы нигезендә үткәрелә. “Чараның финанс ягы – федераль үзәк прерогативасы. Чараны финанслауда ярдәм итү өчен, спонсорлар да (шул исәптән “Татнефть” ААҖ) җәлеп ителгән. Форум кысаларында үткәрелә торган спорт чаралары Россия Федерациясе Спорт министрлыгы тарафыннан финанслана.
Гомумән алганда, форумны оештыру һәм үткәрүгә якынча 100 млн сум тотылачак”, - диде Марат Бариев журналистларга.
“Россия – спорт державасы” форумы кысаларында үткәрелә торган чаралар турында тулырак мәгълүматны Сез www.sportforumrussia.ru сылтамасы буенча кереп таба аласыз.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз