Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов McKinsey компаниясенең экспертлы юнәлеш җитәкчесе Эндрю Грант белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
McKinsey&Company – идарә итү консалтингы өлкәсендә хезмәт күрсәтүче алдынгы халыкара компания. 1993 елдан McKinsey Россия базары лидерлары белән эш итә, Россиядә һәм башка илләрдә клиентларга, шул исәптән нефть-газ, банк, ваклап сату һәм башка секторларда эшләүче компанияләргә хезмәт күрсәтә. McKinsey Россия дәүләт органнары, халыкара финанс һәм мәдәни оешмалар белән хезмәттәшлек итә.
Рөстәм Миңнеханов һәм Эндрю Грант консалтинг өлкәсендәге, шулай ук дәүләт хезмәткәрләре белемен арттыру өлкәсендәге мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
Шуннан Эндрю Грант Татарстан хакимият органнары вәкилләре алдында (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы киңәшмәләр залында), халыкара тәҗрибә нигезендә дәүләт органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга багышланган лекция белән чыгыш ясады.
Лекция барышында ведомствоара мөнәсәбәтләр, үзәк һәм тармак ведомстволары вәкаләтләрен бүлү, бердәм максат кую аша ведомстволарны хезмәттәшлеккә этәрү темалары каралды.