Татарстан Президенты бюджетка түләүләр буенча бурычлар артуын булдырмаска чакырды

2015 елның 13 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында «Татарстан Республикасы товарларын тышкы базарларга этәрү» мәгълүмати-аналитик системаны кертү, Татарстан Республикасының агымдагы социаль-икътисадый күрсәткечләре һәм 2015 елда салым түләүләре керүе хакында сөйләштеләр. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Икътисадый совет эшендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бөтен муниципаль районнары һәм шәһәр округлары, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә билгеләгәнчә, 2015 елда икътисадта вәзгыять бик җитди, гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча производство күләменең күпмедер кимүе сизелә. Шулай ук республиканың консолидацияләнгән бюджетына түләүләр дә кимеде.

Рөстәм Миңнеханов ел башыннан агымдагы салымнар буенча бурычлар 11,5 % үсүен билгеләде. Татарстан Президенты бюджетка түләүләр буенча бурычлар артуын булдырмаска һәм дәүләт, муниципаль органнарының бу юнәлештә эшен көчәйтергә чакырды.

Рөстәм Миңнеханов компанияләр һәм оешмаларның эшчәнлекләре нәтиҗәсендә күргән зыяннарына аерым игътибар итте.

Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов хәбәр иткәнчә, 2015 елның гыйнвар-февраль айларында сәнәгать производствосы индексы республикада 99,3 % тәшкил итте.

«Татарстан Республикасы товарларын тышкы базарларга этәрү» мәгълүмати-аналитик системасы турында Валерий Кандилов җентекләбрәк сөйләде. Республика җитештерүчеләре эшчәнлекләрен даими рәвештә мониторинглау, коньюктураны өйрәнү, тышкы базарларда вәзгыятьне бәяләү, потенциаль конкурентларны анализлау планлаштырыла. Кулланыштагы азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар, җитештерү-техник билгеләнештәге товарлар (60 атама) мониторинг объектлары булачак.

Рөстәм Миңнехановка Россия регионнары буенча сәүдә үсеше вариантлары тәкъдим ителде – кайда сату-алу үсеше мөмкин, ә кайда базар кимиячәк.

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, бүген республика җитештерүчеләренә сату базарларын табу һәм киңәйтү мәсьәләсе бик мөһим. Ул бу юнәлешкә игътибар итәргә өндәде.

2015 елда Татарстан Республикасының салым керемнәре һәм консолидацияләнгән бюджетына керемнәре буенча бурычлар турында Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте. Ул 2015 елның гыйнвар-февраль айларында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына табышка салымнар буенча һәм спирт, алкоголь продукциясенә акцизлар буенча керемнәр кимүен билгеләде Шул ук вакытта физик затлар табышыннан салымнар, җир һәм транспорт салымнарыннан керемнәр артуын билгеләде.

Марат Сафиуллин Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 2015 елның беренче кварталында салымнардан көтелә торган керемнәр күләмен билгеләде.

Икътисадый совет барышында «АЛНАС» ААҖ башкарма директоры Сергей Саченко һәм «Ак Таш» ҖЧҖ генераль директоры Газинур Әхмәтов чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International