Татарстанда 2015 елның 13 мартына 468,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык заданиенең 19,5%ы

14 март 2015 ел., шимбә

2015 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 242 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм номаларын бозган өчен барлыгы 2 млн. 319 мең сумлык 79 карар чыгарылган. Хезмәтне саклау буенча хокук бозулар аркасында 53 оешма дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 34 таныклыкның гамәлдә булуы туктатылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, хезмәт шартларын яхшырту һәм җитештерүдәге имгәнүләрне киметү максатларында республикада «Татарстан Республикасы төзелеш тармагының хезмәтне саклау буенча иң яхшы предприятиесе һәм төзелеш оешмасы» республика смотр-конкурсы игълан ителгән, ул 2004 елдан бирле ел саен уздырыла, җиңүчеләрне 5 номинация буенча билгелиләр.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы белдергәнчә, 2015 елның 13 мартына 468,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык заданиенең 19,5%ын тәшкил итә. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 12,9 мең кв. м. булган 262 фатирлы 22 йорт файдалануга тапшырылган.

2015 елда аренда торагы программасы кысаларында гомуми мәйданы 71 399 кв. м мең булган 21 торак йортны төзеп бетерү планлаштырыла. Бүгенгә 8,1 мең кв. метрлы ике йорт эксплуатациягә кертелгән.

Республикада шулай ук Бөек Ватан сугышының 65 ветераны өчен 10 йорт төзелә. 4 объект төзелеп беткән диярлек; уртача әзерлектә – 5 объект; түбән әзерлектә - 1 объект.

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, республикага 427,6 млн. сум күләмендә чираттагы транш килгән. Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы тарафыннан билгеләнгән 1 кв. метрның уртача хакы буенча әлеге транш исәбенә 361 ветеран торак белән тәэмин ителәчәк.

Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торакка хокукларын гамәлгә ашыру кысаларында 2015 елда 331 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

5 һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы бюджетында 2015 елда 128 млн. сум каралган. Бу исемлеккә 44 гаилә кертелгән.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2015 елда «2014-2015 елларга Татарстан Республикасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау эшчәнлеген оештыру» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында полициянең вәкаләтле хезмәткәрләре өчен 17 муниципаль берәмлектә 38 административ-торак комплексы төзү каралган.

Татарстан Республикасы «Россия гаиләсе өчен торак» программасын гамәлгә ашырырга кереште һәм 2017 елның 1 июленә кадәр 1,5 млн. кв. метр эконом-класслы торакны файдалануга тапшырырга йөкләмә алды.

Ирек Фәйзуллин шулай ук гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын гамәлгә ашыруның барышы хакында да сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International