Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстам Миңнеханов эш сәфәре белән Дубай шәһәрендә. Сәфәрнең төп максаты - халыкара инвестицион форумда (Annual Investment Meeting, AIM-2015) катнашу.
Рөстәм Миңнехановны Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәрендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туристлык буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рөстәм Кәбиров һәм башкалар озата йөри.
Сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар һәм Марокконың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән очрашулар һәм сөйләшүләр уздырырга ниятли.
Дубайда әлеге инвестицион форум 2015 елның 30 мартыннан 1 апреленә кадәр уздырыла. Ул халыкара стратегик хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән һәм тупланган тәҗрибәне уртаклашып, чит ил инвесторлары өчен тәкъдимнәр күрсәтү мөмкинлеген бирә.