Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Индонезия арасында икътисадый багланышларны активлаштырырга кирәк, моның өчен потенциал бар

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Индонезия бизнесы Россия базарына чыксын өчен Татарстан Республикасы яхшы мәйданчык булырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең Икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы, Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Резиденциясендә узды.

Рөстәм Миңнеханов Софьян Җәлил әфәндегә, Россия регионы буларак, Татарстанга карата кызыксыну белдерүе һәм динамик рәвештә үсүче Россия-Индонезия мөнәсәбәтләре кысаларында региональ дәрәҗәдә хезмәттәшлек өчен шартлар тудырганы өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Индонезия – Көньяк-Көнчыгыш Азиянең икътисады интенсив рәвештә үсүче илләренең берсе һәм Россиянең мөһим партнерларыннан берсе.

«Индонезия –дөньяда иң күп мөселман яшәүче ил, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Уртак дин һәм тарихи-мәдәни традицияләр бер-беребезне яхшырак аңларга ярдәм итә».

Ул билгеләп үткәнчә, делегацияләр алмашу – багланышларны җайга салу, хезмәттәшлекне үстерү эшенең мөһим өлеше, һәм ул ике ел элек Индонезиядә булуын искә төшерде, анда Татарстан-Индонезия бизнес-форумы уздырылган.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан белән Индонезия арасындагы икътисадый багланышларны активлаштырырга кирәк, моның өчен потенциал бар. Ул кыскача регион икътисады белән таныштырды, төп тармаклардан нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть-газ химиясе, машина төзелешен, шул исәптән «КАМАЗ»лар, вертолетлар, суднолар җитештерүне атады.

«Барлык бу потенциал продукциябезне Индонезия базарына чыгарырга ярдәм итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ» йөк автомобильләре җитештерүне Индонезиядә оештырырга мөмкин.

Хезмәттәшлек өчен мәгариф һәм фәнни эшчәнлегк перспектив юнәлеш булырга мөмкин, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстан белән Индонезия югары уку йортлары студентларын алмашырга тәкъдим итте.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Индонезия вәкилләрен 15-16 июньдә узачак Kazansummit халыкара икътисадый форумына чакырды.

Туризм өлкәсенә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Индонезиягә визасыз керү мөмкинлеге Россия туристлары агымын арттырачак.

Үз чиратында, Индонезиянең Икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы, Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил Россия-Индонезия хезмәттәшлеге кысаларында Индонезия белән Татарстан мөнәсәбәтләрен нәтиҗәле үстерә алачак.

Ул регионда төрле халыкларның һәм конфессияләрнең үзара тату яшәвенә срклануын белдерде. Ул шулай ук искәрткәнчә, Индонезиядә якынча 240 млн. кеше яши, шуларның 85%ы мөселманнар.

Софьян Җәлил хәбәр иткәнчә, Татарстанга барлыгы 30 Индонезия эшкуары килгән, алар регион һәм аның потенциалы белән танышалар.

Софьян Җәлил Россия һәм Татарстан югары уку йортларында укучы студентлар санын арттыру фикерен хуплады. Ул шулай ук Татарстаннан студентларны Индонезия ислам югары уку йортларына җибәрергә тәкъдим итте.

Очрашу барышында Россия Федерациясенең Индонезиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Галузин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме максатлары һәм бурычлары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International