Рөстәм Миңнеханов: Без Татарстан белән Венгрия бизнеслары арасында хезмәттәшлек җайга салынсын, мөнәсәбәтләр үссен өчен барысын да эшләячәкбез

2015 елның 10 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында Венгрия белән хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту мөмкинлеген югары бәяли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Венгрия тышкы икътисадый багланышлар һәм чит эшләр министры Петер Сийярто белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Президенты Резиденциясендә узды.

Искәртәбез, Петер Сийярто Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгерия хөкүмәтара комиссиясе утырышында катнашау өчен кичә кич Казанга килде.

Рөстәм Миңнеханов Сийярто әфәндегә Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия хөкүмәтара комиссиясе утырышын Казанда уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу мөнәсәбәтләрнең җитдилеген һәм озак срокка исәпләнүен белдерә.

Без Татарстан белән Венгрия бизнеслары арасында хезмәттәшлек җайга салынсын өчен, мөнәсәбәтләр үссен өчен барысын да эшләячәкбез, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Ул шулай ук Венгрия җитәкчелегенә 2014 елның декабрендә Татарстан Республикасы делегациясенең Венгриягә визитын оештырган өчен дә рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Казанда Венгриянең Генераль консуллыгы ачылачак. Бер яктан, бу хезмәттәшлегебезне гадиләштерсә, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, икенче яктан – зур җаваплылык өсти.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Венгрия тышкы икътисадый багланышлар һәм чит эшләр министрлыгы арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник, экологик, гуманитар, мәдәни һәм башка өлкәләрдә халыкара һәм һәм тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашыру турындагы килешүгә имза салу планлаштырыла.

Безнең элемтәләрнең тарихы бар, һәм без Венгрия белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә ниятлибез, диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Петер Сийярто нефть өлкәсендәге, машина төзелеше өчен автокомпонентлар җитештерү, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәттәшлек турындагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Венгрия бизнесының Россия базарына чыгу өчен регионны әзерлек мәйданчыгы буларак сайлап алырга тәкъдим итте. Моның өчен Татарстанда «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, «Иннополис» махсус икътисадый зонасы, шулай ук индустриаль мәйданнар булдырылган һәм уңышлы эшләп килә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. «Безнең үзара файдалы кызыклы проектларыбыз булыр, дип ышанам, - диде ул. –Татарстанда эшләргә теләгән бизнеска барлык шартлар да тудырылачак».

Үз чиратында Венгрия тышкы икътисадый багланышлар һәм чит эшләр министры Петер Сийярто белдергәнчә, бүген Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне региональләштерү белән кызыксыну бар. Ул ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Венгрия тышкы икътисадый багланышлар һәм чит эшләр министрлыгы арасында килешүгә имза салу бик мөһим булачак.

Петер Сийярто хәбәр иткәнчә, регион белән энергетика өлкәсендә, автокомпонентар җитештерү тармагында хезмәттәшлек кызыксыну уята. Аерым алганда, Казанда май азагында – июнь башында автокомпонентлар җитештерү буенча форум узачак.

Петер Сийярто шулай ук искәрткәнчә, 2017 елда Су спорт төрләре буенча бөтендөнья чемпионаты Будапештта узачак, һәм Венгрия өчен бу өлкәдә Татарстан тәҗрибәсе бик файдалы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International