Казанда Венгриянең Генераль консуллыгы ачылды

2015 елның 10 апреле, җомга

Бүген Казанда “Сувар-плаза” сәүдә үзәгендә Венгриянең Генераль консуллыгы ачылды. Ачылыш тантанасында Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, Венгриянең тышкы икътисадый элемтәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Россия Венгриянең тышкы сәяси һәм тышкы икътисадый стратегиясендә мөһим роль уйный, дип билгеләп үтте Венгриянең Тышкы икътисадый элемтәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто. “Барыбызга да геосәяси вәзгыять билгеле, күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Шул ук вакытта без, әгәр көнбатыш һәм көнчыгыш өлешендә мәдәни прагматик хезмәттәшлек үткәрелсә, Европа континенты көчле була алуын да беләбез”, - диде ул.

Венгриянең тышкы эшләр министры сүзләренә караганда, аларның илен прагматик мөнәсәбәтләр төзү һәм иң мөһим тышкы икътисадый һәм энергетика партнерлары буларак Россия һәм аның төбәкләре белән хезмәттәшлек итү аеруча кызыксындыра.

“Татарстан Россиянең перспективалы төбәкләрнең берсе буларак, Венгрия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту урынлы булыр иде. Казанда Венгриянең Генераль консуллыгы ачылу – бу процессның башы”, – дип ышана П.Сийярто.

“Без Генераль консуллыкның күп санлы Венгрия визалары бирүеннән тыш, ике якның икътисадый, сәүдә һәм мәдәни мөнәсәбәтләренең яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгуын көтәбез”, - диде Венгриянең Тышкы икътисадый элемтәләр һәм тышкы эшләр министры.

Хезмәттәшлек итүнең иң перспективалы тармаклары автомобиль төзелеше, энергетика, фармацевтика булуына игътибарны юнәлтте ул.

Будапешт белән Казан арасында туры рейс гамәлгә куелгач, безнең Генераль консуллыкның эше тагын да артачак”, - дип өстәде Үзәк Европа иле министры.

Генераль консул итеп зур тәҗрибәгә ия дипломат билгеләнде, дип ассызыклады ул.

“Бүген безнең республика башкаласында истәлекле вакыйга – Казанда беренче Европа консуллыгы ачылды, - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов. – Бу хактагы карар безнең дәүләтләр башлыклары тарафыннан кабул ителде. Беренчедән, бу җитди ярдәм, икенчедән – зур җаваплылык һәм без бу ышанычны акларга тиеш. Республика җитәкчелеге Венгрия Генераль консуллыгына ярдәм күрсәтәчәк һәм аны потенциалы илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда кулланылачак.

Р. Н. Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан Венгрия бизнесының Россия базарына керүенә уңайлы мәйданчык булырга тиеш.

Миңнеханов, икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия хөкүмәтара комиссия утырышы кысаларында Татарстан белән Венгрия арасында яңа килешү имзаланачак, дип белдерде.

“Без Венгриянең тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры белән чараларның юл картасы булачак һәм без аларны якын арада гамәлгә ашырырга тиеш дип билгеләдек. Бу энергетика өлкәсендәге проектлар. Әлбәттә, зур потенциалга ия һәм Венгрия бизнесының автокомпонентлар өлкәсендә тәҗрибәсе бар. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә зур проектларны тормышка ашырырга кирәк, - дип аңлатма бирде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең хезмәттәшлек өчен юнәлешләр күп, вакытында бу проектларны гамәлгә куярга ярдәм итәргә кирәк”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International