Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: Татпотребсоюзның Интернет челтәрендә булуы динамик рәвештә ныграк үсү мөмкинлеген бирәчәк
2010 елның 15 гыйнвары, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2009 елдагы кулланучылар җәмгыятьләре эшчәнлеге буенча йомгаклау киңәшмәсендә авылдагы шәхси өй алларының өстәмә керем чыганагы буларак югары роле турында сөйләде.
Киңәшмә Казан кооператив техникумы бинасында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика муниципаль районнары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов авыл халкы өчен кулланучылар кооперациясе әһәмиятен бәяләп бетерү кыен булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, кулланучылар кооперациясе авыл кешеләре өчен дә, республикада авыл хуҗалыгы продукциясе кулланучылары өчен дә зур кулланышта булды һәм булачак.
Бүгенге көндә Татарстанда авылларның 25 % ының сәүдә нокталары (сәүдә челтәрләре) юк, һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры әлеге мәсьәләне чишәргә кирәклеген белдерде. Аерым алганда, ул әлеге авылларда күчмә сәүдә оештырырга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук шуны да билгеләп үтте: республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату мәсьәләләрен комплекслы чишү мөмкинлеген бирә торган
агросәнәгать паркын
төзү проектын үстерәячәкләр.
Ул бу проектның Россия икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллинага тәкъдир ителүен искәртте. “Без әлеге проектны республикада алга җибәрербез”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Премьер-министры бүген киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйткән идеяны да хуплады: Татпотребсоюзга Интернет челтәрендә үз сайтын булдырырга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Интернет челтәрендә булу кулланучылар кооперациясенә динамик рәвештә ныграк үсәргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, ул Татпотребсоюзны электрон сатулар (электрон сәүдә-мәгълүмати системасы мәйданчыгында) структурасына кертергә тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында Татпотребсоюзга багышланган бүлек (Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталы кысаларында) ясалу күздә тотыла.
Үз чиратында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Табигать бүләкләре” махсуслаштырылган кибетләре (элек Татпотребсоюз әлеге кибетләрне төп тәэмин итүче булып торды) эшчәнлеген яңадан башлап җибәрергә тәкъдим итте. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, шәхси ярдәмче хуҗалыклар тарафыннан булдырылган продукцияне сату күләмен арттыру мөмкинлеген, сыйфатлы яңа өлгергән продукция гарантиясен бирәчәк.
Татпотребсоюз идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов
хәбәр иткәнчә, 2009 елда аның ведомствосының хәзерлек булдыру эшчәнлеге күләме 2,1 млрд. сум тәшкил итте (2008 ел белән чагыштырганда, 133 % ка үсеш). Хәзерлек булдыру әйләнеше артуы ит (132 %), сөт (131 %), йон (109 %), бал (137 %), шулай ук икмәк продуктларын (118 %) сатып алуның артуы хисабына булды.
Аерым сатыла торган товар әйләнеше күләме 4,3 млрд. сум тәшкил итте (2008 ел белән чагыштырганда, 115 % ка үсеш). 2010 елда 5 млрд. сумнан кимрәк түгел булган товар әйләнеше күләме планлаштырылды.
Тулаем алганда, 2009 елда Татпотребсоюз эшчәнлегенең җыелма күләме 7,5 млрд. сум тәшкил итте (2008 ел белән чагыштырганда, 121 % ка үсеш).
Татарстанда агросәнәгать паркы проектын тормышка ашыру турында Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев хәбәр итте. Шулай итеп, ул паркны проектлаштыру процессының 2010 елда тәмамлануын, төзелешнең 2010-2012 елларда барачагын хәбәр итте. Проект буенча, паркның сәүдә мәйданнары 10 мең кв. метр, җитештерү мәйданнары 15 мең кв. метр, склад мәйданнары 10 мең кв. метр тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз