“Россия – спорт державасы” форумын үткәргән өчен Мәскәүдә татарстанлыларны бүләкләү узды

2010 елның 19 гыйнвары, сишәмбе
Кичә, 18 нче гыйнвар көнне, Мәскәүдә “Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия форумын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы вәкилләре төркемен Россия Президенты Дмитрий Медведев Рәхмәт хаты белән бүләкләү тантанасы узды.
Дәүләт башлыгы Рәхмәт хатын Татарстанның яшьләр, спорт һәм туристлык эшләре министры Марат Бәриев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфкать Тәхәветдинов алдылар. Бүләкне Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Александр Абрамов тапшырды.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Дәүләт Советы эшчәнлеген тәэмин итү буенча Президент идарәсе башлыгы урынбасары, “Россия олимпиячеләренә ярдәм итү фонды” идарәсе рәисе, форумның Оештыру комитеты рәисе урынбасары Алексей Кулаковский катнашты. Алар да Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте хатына элек лаек булдылар.
Шуны әйтеп узабыз: “Россия – спорт державасы” форумы Казанда 2009 елның 22-24 нче октябрендә узды. Анда 3,5 мең кеше катнашты, шул исәптән 11 халыкара спорт федерациясе җитәкчесе, йөзгә якын фәнни мәктәп вәкилләре, атаклы спортсменнар, Россия төбәге башлыклары.
Бүләк алучыларны котлап, Рөстәм Миңнеханов бигрәк тә спортның берләштерә торган ролен билгеләп үтте. “Давос бар, Санкт-Петербург икътисади форумы бар, Сочиныкы, - дип әйтте ул, - әмма анда, нигездә, башлыклар гына бара. Ә менә спорт форумы бөтен Россияне берләштерде. Спортта “башка дин”, “башка милләт” дигән бүленеш юк, монда барысы да тигез хокуклы”. “Без, бәлки, үзебез дә шуны танымыйча, илебезгә кирәк булган нәрсәне таптык. Һәм мин Россия Президентының Татарстан Республикасына, Казанга, барыбызга да шундый югары бәя бирүенә бик шат,” – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Премьер-министры.
“Хәзер безнең алда шундый ук яхшы дәрәҗәдә 2013 елда Казанда Универсиаданы үткәрү, үз спортсменнарыбыз тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясасын һәм державабызның спорт хөрмәтен яклап калсын өчен, аларны әзерләү бурычы тора,” – дип ассызыклады Татарстан Хөкүмәте башлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International