Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: фәнни якын килү Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының эш сегментларыннан берсе булырга тиеш
2010 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген без яшәү сыйфатының яшәеш мохитеннән ничек бәйле икәнен күрәбез, һәм урман тармагы әлеге мәсьәләдә зур роль уйный. Бүген бу турыда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының коллегия утырышында Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Коллегия эшендә Рослесхоз бюджет-финанс идарәсе башлыгы Николай Петрунин катнашты.
Урман тармагы белгечләре алдында чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Премьер-министры республика урман хуҗалыгын үстерү стратегиясенең күптән түгел генә (аның турында 2009 елның 17 нче декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында фикер алыштылар) төзелүен искәртте.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бизнес үстерү өлешендә тармак җитди инвестицияләр таләп итә, һәм бу юнәлештә эшне дөрес итеп оештырырга кирәк.
Өйрәнүне таләп итә торган проектлар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Кытай компанияләре белән бергә агач материалларын эшкәртү сферасындагы хезмәттәшлекне атады (аерым алганда, Guangdong Weihua Corporation (Кытай) компаниясе белән “Татарстан Республикасы үрнәгендә аз урманлы төбәкләрнең түбән товарлы агач материалын комплекслы файдалану” инвестицион проекты кысаларында).
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, урман питомникларын алга таба үстерүгә, орлык фондын хәзерләүгә игътибар бирергә кирәк. Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы урман питомникларын төрле утырту материалы белән тәэмин итүне оештыру мөмкинлеген бирә торган “нәтиҗәле күп керемле бизнес” дип атады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук урман ышыклау полосасы белән бәйле чаралар өлешендә, бигрәк тә автомобиль юллары буйлап, килешеп эшләү кирәк дип саный. Урман ышыклау полосалары автомобиль юлларына хезмәт күрсәтүдә һәм аларны куллануда икътисади максатларда ярашлылыкны тәэмин итә.
“Фәнни якын килү Урман хуҗалыгы министрлыгының эш сегментларыннан берсе булырга тиеш, - дип белдерде алга таба Рөстәм Миңнеханов. – Фәннән башка инновацияләр булмаячак, эштә конкурентлы якын килү тәэмин ителмәячәк.”
Татарстан Республикасы Премьер-министры урманчыларга республика икътисадына өлеш кертүләре өчен рәхмәтен белдерде. Ул урман тармагының аерымланган булуын һәм Урман хуҗалыгы министрлыгының яңа икътисади шартларда үз уемын табарга тиешлеген билгеләп үтте.
2009 елда урман хуҗалыгы эше нәтиҗәләре турында төп доклад белән Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Валерий Власов чыгыш ясады.
Кытай компанияләре белән бергә проект турында тулырак мәгълүмат - http://prav.tatar.ru/tat/index.htm/news/41318.htm
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.