Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Россия һәм дөнья: яңа унъеллык ташлаган чакырулар” халыкара конференциясендә доклад белән чыгыш ясады

2010 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Россия һәм дөнья: яңа унъеллык ташлаган чакырулар” халыкара конференциясендә катнаша.
Конференция Россия Федерациясе каршындагы Халык хуҗалыгы академиясе бинасында уза.
Конференциянең максаты булып социаль-икътисади сәясәт приоритетларын ачыклау һәм 2010 нчы елларда аларны гамәли тормышка ашыру әсбапларын булдыру тора.
Чара панельле фикер алышулар һәм экспертлар “түгәрәк өстәлләр”е рәвешендә уза. Анда катнашучылар төп тенденцияләр һәм илне үстерү чакырулары турында әйтәләр һәм фикер алышалар.
Конференциядә Россия Федерациясе Премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов, икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, Россия Федерациясе Саклык банкы башлыгы Герман Греф, Россиянең алдынгы сәясәтчеләре һәм чиновниклары, Россия һәм чит илләрнең эзләнүчеләре һәм консультантлары катнашалар.
Конференциядә катнашучылар алдында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республикада икътисади кризис шартларында социаль тотрыклылыкны саклау буенча төп бурыч үтәлүен хәбәр итте. Ул Татарстанда берничә кризиска каршы тору программасының тормышка ашырылуы һәм аларның нәтиҗәләре турында сөйләде.
Шулай итеп, Татарстан хезмәт базарында киеренкелекне алу буенча кризиска каршы тору программасын тормышка ашыруда актив рәвештә катнашты. Иҗтимагый эшләргә, шулай ук үзмәшгульлекне һәм яңадан укытуны оештыру буенча программаларга якынча 300 мең кеше җәлеп ителде, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, 2009 елда Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау федераль ремонт программасы кысаларында 2400 йортка ремонт ясалды. Әлеге эшләргә якынча 26 мең төзүче җәлеп ителде.
“Төзелеш тармагы кризиска бик каты дучар булды, һәм шуңа күрә без капиталь ремонт һәм арзан торак төзү программаларын тормышка ашыруга аерым игътибар бирдек. 2009 елда Татарстанда халыкка 22-23 мең сум/кв. метр бәясеннән якынча 11 мең фатир тәкъдим ителде,” – дип әйтте Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Кризис булу сәбәпле, автомобиль тармагы җитди рәвештә зыян күрде, дип билгеләп үтте ул. Муниципаль берәмлекләрне һәм төбәк оешмаларын автотехника белән тәэмин итү буенча федераль программа республика учреждениеләрен модернизацияләү мөмкинлеген бирә. “Без санитар машиналар, мәктәп автобуслары, янгын сүндерү машиналары, коммуналь техника паркын яңарттык,” – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Үсеш перспективалары турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармагында тукталды. “Без нефть чыгаруыбызның 30 ел дәвамында 30 млн. тонна алу тирәсендә торачагын планлаштырабыз. Бу Россиядә һәм Татарстанда күп булган нефть һәм битум запасларыннан күренә. Без нефть химиясен актив рәвештә үстерәбез. 2000 елдан бирле нефть химиясе күләмен 2,4 тапкырга арттырган ике программа тормышка ашырыла,” – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Премьер-министры. Ул шулай ук бүгенге көндә Татарстанда тиздән тәкъдир ителәчәк нефть химиясе һәм нефть эшкәртү тармагын үстерү буенча өченче программа әзерләнүен искәртте. Программа гамәлдәге нефть химиясе предприятиеләрен модернизацияләүне күздә тота һәм җитди инвестицияләр таләп итә.
Без нефть химиясен алга таба да үстерәчәкбез, нефть химиясе – урта классны үстерү өчен җитди нигез, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International