Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов: БДИ тапшырган педагогларның 29% ы үзләренең профильләре буенча предметтан 60 тан кимрәк балл җыйдылар
2010 елның 26 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткән брифингта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов математикадан бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) биремнәре төзелешендәге үзгәрешләр турында хәбәр итте.
“Математикадан биремнәр төзелеше үзгәрәчәк – әлеге предметтан БДИ җавапларын чамалау белән бәйле мисаллар кимрәк, чыгарылыш укучыларының иҗади башлангычы белән бәйле биремнәр саны күбрәк булачак”, - дип белдерде Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры.
Альберт Гыйльметдинов БДИны модернизацияләү буенча төрле идеяләр турында сөйләде. Аерым алганда, кайбер белгечләр тарафыннан ике дәрәҗәдәге БДИ үткәрү тәкъдим ителә. “Чит телләр факультетына һәм мехматка укырга керергә теләгән чыгарылыш укучылары арасында аермачык БДИ тапшырган вакытта аерма була. Аларга имтихан тапшырганда төрле таләпләр куелырга тиеш, әмма бу бары тик фикер генә. 2010 елда әле бу булмаячак”, - дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы быел БДИда революция көтергә кирәкмәвенә инандырды. “БДИ – белемнәрне бәяләүнең андый ук идеаль, алга таба яхшыртылуны таләп итә торган системасы түгел, дип билгеләп үтте Альберт Гыйльметдинов. Әмма БДИ идеологиясе укучы уңышларын бәяләүнең бердәнбер критерие булырга тиеш түгел. Мәктәптәге тормышы нәтиҗәләре буенча баланың барлык эшчәнлеге бәяләнгәндә,чыгарылыш укучысын бер үлчәмле портфельле бәяләүдән читкә китү кирәк”.
“Төзелеше, идеологиясе ягыннан БДИ формасындагы имтиханнар үзгәрмиләр, әмма контроль-үлчәү материалларын шомарту алып барыла. БДИ буенча барлык тест режимындагы биремнәр – бу елның җәй айларында балаларыбыз имтихан бирәчәк биремнәрнең үрнәкләре - Интернетта урнаштырылганнар. Алар һәркем өчен ачык, абсолют бушлай. Теләгән һәр кеше керә һәм мәсьәләләрне чишеп карый ала”, - дип ассызыклады министр.
Альберт Гыйльметдинов шулай ук Россия Президентының БДИ үткәрү кагыйдәләрен 1 сентябрьгә билгеләнүен бурыч итеп куюын хәбәр итте. Имтихан бирүчеләр БДИга бер ел кала диярлек алдан быелгы имтиханнарның үзенчәлекләре белән таныша алырга тиешләр.
БДИ тапшырган педагогларның 29% ы үзләренең профильләре буенча предметтан 60 тан кимрәк балл җыйдылар, дип хәбәр итте Альберт Гыйльметдинов.
“Без үз һөнәри статусын күтәрергә гариза биргән укытучылардан үз профильләре буенча мәктәп бердәм имтиханын бирүләрен сорадык”, - дип билгеләп үтте ул. Министр сүзләренә караганда, республикада быел андый педагогларның саны якынча 1,5 мең кеше булган.
“Мондый карар белән килешмәүчеләр бар, әмма андыйлар бары тик БДИ буенча тестларны үтә алмаучылар арасында гына, - диде Альберт Гыйльметдинов. Гомумән алганда Татарстанның педагоглар җәмгыяте әлеге карарны хуплады. Ник дигәндә, укытучылар, тест үткәннән соң, БДИның чынбарлыкта ни булуын аңладылар. Мин моны “үз җилкәңдә татып карау методы” дип атыйм. Укытучы үзе дә бланкларны тутыра белмәсә, ничек инде баланы БДИ тапшырырга өйрәтеп була?”
Альберт Гыйльметдинов республика педагогларының һөнәри квалификациясен күтәрү кирәклеген билгеләп үтте. Моңа федераль дәрәҗәдә кабул ителгән “Безнең яңа мәктәп” мәгариф инициативасы ярдәм итәчәк, анда укытучы потенциалына ярдәмгә аерым юнәлеш билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз