Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәр укытучыны ноутбук белән тәэмин итү кирәк дип саный

2010 елның 12 феврале, җомга
Татарстанда Укытучы елы кысаларында һәр мәктәп укытучысын ноутбук белән тәэмин итү буенча “Укытучы елында – һәр укытучыга ноутбук” амбициоз проекты старт ала. Бүген бу турыдаТатарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Марсель Галимәрдәнов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Римма Ратникова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Президенты каршында иҗтимагый мәсьәләләр буенча киңәшче Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы югары уку йортларының ректорлар союзы башлыгы, КДУ ректоры Мәгъзүм Сәләхов һәм башка рәсми затлар катнаштылар.
Республика Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, хәзерге заман шартларында яңа технологияләрне, мәгълүматлаштыру чараларын кулланмыйча укытучы үз алдында торган мәсьәләләрне чишә алмый. “Без, мәктәпләрдә компьютер класслары кирәк булуын белүдән тыш, һәр укытучыга эш инструменты буларак ноутбук кирәген дә аңлыйбыз, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Әлеге елдан башлап без бу программаны тормышка ашыра башлыйбыз”.
Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру технологияләре үзәге җитәкчесе Николай Никифоров аңлатып китүенчә, “Укытучы елында – һәр укытучыга ноутбук” проектын тормышка ашыру өчен 450 млн. сум акча кирәк булачак. “Хәзер мондый программаларны федераль дәрәҗәдә өстәмә финанслау буенча уңай тенденцияләр барлыкка килде”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру технологияләре үзәге башлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International