Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә берничә мәгариф учреждениесендә булды

2015 елның 21 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Бөгелмә шәһәрендәге берничә мәгариф учреждениесендә булды.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров һәм башкалар озата йөрде.

Рөстәм Миңнеханов барган беренче мәгариф учреждениесе «2 нче лицей» МБМУ булды. Уку йорты ишегалдындагы махсус стендларда Татарстан Республикасы мәгариф секторына кагылышлы мәгълүмат урнаштырылган иде. Рөстәм Миңнехановны август киңәшмәсе-2015тә уздырыла торган чаралар программасы, Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәпләре рейтинглары, 2030 елга кадәр Татарстанда милли мәгариф үсеше концепциясе белән таныштырдылар.

Аннары лицей директоры Геннадий Иванов мәгариф учреждениесе эшчәнлеге турында сөйләде. Кунакларга геология, химия, тарих сыйныфларын күрсәттеләр. 2014 елда лицейда ИТ-сыйныф та ачылган.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов республиканың әйдәүче мәгариф оешмалары оештырган күргәзмәне карады.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы «Бәләкәч» яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Бинаның гомуми мәйданы 2639 кв.м. Балалар бакчасында музыка һәм физкультура заллары, татар теле кабинеты, психологик бушану бүлмәсе бар.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров районда 20 ел буена балалар бакчалары төзелмәве турында әйтте. Быел шәһәр балалар бакчалары төзүнең республика программасына кертелгән.

«Балаларыбызның киләчәге – тормышта иң мөһиме, - дип башлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов. – Балалар бакчасындагы җитди әзерлектән башка мәктәптә конкуренциягә сәләтле булу авыр. Шуңа күрә балалар бакчалары төзелергә тиеш». Рөстәм Миңнеханов бөгелмәлеләрне яңа объект ачылу белән котлады.

Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм башкалар балалар бакчасы бинасын карап чыктылар.

Аннары Рөстәм Миңнеханов начар ишетүче балалар өчен махсус (коррекцион) гомуми белем интернат мәктәбенә барды. Мәктәп 1933 елда ачылган.

Бүген учреждениедә 70 бала укый. 18 уку кабинеты, китапханә, медицина кабинеты, компьютер сыйныфы бар.

Рөстәм Миңнеханов уку сыйныфларын карап чыкты, укытучылар белән аралашты. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы интернат мәктәпнең грек-рим көрше белән шөгыльләнүче укучылары белән дә очрашты. Аларның кайберләре бөтендөнья беренчелекләрендә һәм Сурдолимпия уеннарында призлы урыннар яулыйлар икән. Команданың баш тренеры Рөстәм Миңнехановка яңа спорт бинасы бирүдә ярдәм күрсәтүен сорап мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, мәсьәлә каралыр, дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International