Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында Түбән Камада югары технологияле поликлиника ачылды
2015 елның 29 августы, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Түбән Камада югары технологияле поликлиника ачылу тантанасында катнашты.
“Бу вакыйгага без 23 ел дәвамында килдек”, - дип билгеләде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин.
Яңа медицина объектының бәясе 327 млн. сум. Поликлиника 80 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.