Безнең бүгенге максатыбыз - бөек вакыйганы лаеклы рәвештә каршы алу, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 65-еллыгын каршылау һәм бәйрәм итү буенча барлык планнарны да чынга ашыру. Әлеге дата алдыннан сугыш ветераннарының социаль-көнкүреш шартларының һәм медицина һәм мадди хезмәтләрнең яхшыруына игътибар итәсе килә. Өлкән кешеләргә психологик яктан да ярдәм күрсәтелә. Ялгыз ветераннарга аеруча зур игътибар бирелә. Әлеге чараларга бюджеттан акча бүленеп бирелү белән бергә "Ак Барс Созидание" хәйрия фондында "Җиңү" акциясе кысаларында хәйрия акчаларын җыю максаты белән махсус исәп-хисап счеты ачылган. Предприятиеләр, оешмалар һәм республика халкы Бөек Ватан сугышы ветераннарына түбәндәге реквизитлар буенча ярдәм күрсәтә ала:
40703810100020000999 в ОАО "Ак Барс" Банк
Корреспондентский счет 30101810000000000805
БИК 049205805
ИНН 1658079690
КПП 165701001
ОГРН 1061600052425
Түләүнең исеме – "Победа".
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты "Җиңү" махсус исәп-хисап счетына бер көнлек хезмәт хакын күчерергә ниятли һәм республика халкын да әлеге чарага кушылырга чакыра.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.