Татарстанда яңа социаль-икътисадый үсеш программасы әзерләнә

2010 елның 2 марты, сишәмбе
Татарстандагы тормыш дәрәҗәсе Европаның урта күрсәткечләренә җавап бирсен өчен, республика бюджеты, кризиска кадәрге чор белән чагыштырганда, икеләтә артырга тиеш. Мондый бәяне ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың икътисад министры Марат Сафиуллин бирде. Министр хәзерге вакытта Татарстанда яңа программа эшләнә дип хәбәр итте. Әлеге программа быел тәмамлана торган 2005-2010 елларга республиканың социаль-икътисадый үсеш программасына алмашка киләчәк.

Яңа программаның төп максаты - икътисадның яңа югары технологияле секторларын булдыру. Нәкъ менә алар 2020нче елларда Татарстанның эчке төбәк продуктының төп өлешен тәшкил итәргә тиеш.

Марат Сафиуллин программаның фараз күрсәткечләре куела торган максатлардан чыгып билгеләнә, дип билгеләп үтте. "Без инде Татарстанда тормыш дәрәҗәсен дөньяның уртача күрсәткечләренә күтәрдек, - дип хәбәр итте М.Сафиуллин. - Һәм хәзер без Европа буйлап уртача күрсәткечләргә ирешергә телибез. Моны киләсе 10 елда башкарырга ниятлибез. Куела торган максатлардан чыгып, без ирешәсе параметларны билгелибез."

Министр сүзләренчә, Европа буенча уртача күрсәткечләргә ирешү өчен, Татарстан бюджеты, кризиска кадәрге чор белән чагыштырганда, икеләтә артырга һәм 2010 ел бәяләрендә 190 миллиард сум тәшкил итәргә тиеш.

Марат Сафиуллин министрлыклар һәм ведомстволар үз тармакларының 2020 елга кадәр үсеш фаразларын 1нче майга кадәр әзерләргә тиеш дип хәбәр итте. Шуннан соң программаның "чи" проекты җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк, ә 1нче декабрьдә тулысынча әзерләнгән проект Татарстан Хөкүмәте һәм Дәүләт Советына раслауга тәкъдим ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International